Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

" - 100 тапкыр ишеткәнче,1 тапкыр күрүен хәерлерәк",- ди шәһәр хакиме Наил Мәһдиев

«Без күпчелек продукцияне шәһәребез оешмаларыннан алабыз. Шунысында әйтергә кирәк,продукция безнең саклану киштәләренә килеп эләккәнче,эчке тендер оештырыла".

Мәктәп туклануының сыйфатлы булуы балалар өчен дә,мәктәп хезмәткәрләре һәм әти-әниләр өчен дә мөһим.

Бала ашаган ризык турыдан-туры аның сәламәтлегенә һәм дәрес программасын үзләштерүгә бәйле. Шуңа бәйле рәвештә бүген мәктәп хезмәткәрләре,әти-әниләр  мәктәп туклану комбинаты белән таныштылар.
"Балаларның сәламәтлеге безнең өчен бик мөһим. Еш кына мәктәп туклануы турында төрле имеш-мимешләр ишетергә туры килә. Шуңа күрә без сезне  комбинат белән якыннан таныштырабыз. 100 тапкыр ишеткәнче,1 тапкыр күрүен хәерлерәк",- ди шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.

«Без күпчелек продукцияне шәһәребез оешмаларыннан алабыз. Шунысында әйтергә кирәк,продукция безнең саклану киштәләренә килеп эләккәнче,эчке тендер оештырыла. Тендер вакытында без иң сыйфатлы продукция житештерә торган оешманы сайлыйбыз. Монда бәя түгел,ә сыйфат беренче урында»,- ди комбинат җитәкчесе Валентина Порфирьевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев