Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

11 елдан соң «Хромая лошадь» клубында коточкыч янгында зыян күргән Ирина Пекарская вафат булды

Ул 11 ел гомер өчен көрәште.

- Миңа улым Сергей шалтыратты, ә аңа телефон аша табиблар шалтыраткан, — дип сөйләгән Иринаның әнисе. - Ирина бу 11 ел дәвамында газапланды гына. Табиблар сәламәтләнүгә өмет юк, диде. Аяклары һәм куллары йөрмәде. Соңгы вакытта ул онкологиядән үлүче пациентлар белән паллиатив палатада ятты.

 Ирина фаҗигадән соң Германиядә дәвалана. Янгын кичендә ул ире Сергей Колпаков белән "Хромая лошадь"та була, ләкин янгын башланганда ире урамга тартырга чыккан була. Иринаны ул соңыннан дәваханәдә генә таба.

Сергей клубта зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен хәйрия фонды оештырган, Иринаны дәвалауда һәм реабилитацияләүдә ярдәм иткән — ул чакта ул төзәлүгә барган кебек булган. Тик аннан соң ир югала. Ирина гаиләсе сүзләренә караганда, соңгы елларда ул дәваханәгә дә, әбиләре белән яшәүче балалары янына да килми.

Пермь шәһәрендәге "Хромая лошадь" клубында янгын 2009 елда булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев