Шəhри Чаллы

11 яшьлек малай өч миллион сум тапкан

Күршеләребез, Нефтекама каласында11 яшьлек малай күнекмәләрдән кайтып килгәндә җирдә яткан кошелекка тап булган. Акча янчыгы буш булмаган, әлбәттә, аның эчендә банк карталары, квитанцияләр һәм 3 мең сум акчасы да булган. Акыллы малай кошелекны әти-әнисенә кайтарып бирә, ә алар визиткадагы номерга шалтырата.

Күп тә үтми акча янчыгының хуҗасы да килеп җитә. Ул билгеле һәм хәлле бизнесмен булып чыга. Малайга ул рәхмәт йөзеннән акчалата бүләк ясый. Соңыннан билгеле булуынча, кошелекта өч миллион сум турында сүз барган бик әһәмиятле документ та яткан. Бу гаилә белән якыннан танышкан эшкуар каникул вакытында үсмергә үзендә курьер булып эшләргә тәкъдим иткән.

http://kiziltan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: