Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

12 яшьлек малайны чишендереп кимсеткән яшүсмерләргә нинди җәза булачак?

ТР Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.

5нче сыйныф укучысын чишендереп кыйнаган яшүсмерләр җаваплылыкка тартылачак. ТР Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты. 

Исегезгә төшерәбез, инцидент 2 атна элек Казанның Салават Күпере торак комплексында булды. Бер төркем яшүсмерләр 12 яшьлек малайны кисәтү ясаганы өчен вәхшиләрчә кыйнадылар. Чишендереп мыскылладылар. Тулырак монда язылган.

Әлеге хәлне РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин җентекләп тикшерергә кушты. Яшүсмерләр - мәктәп укучылары. 18 яшьләре тулмаган. Алар балигълык яшенә җитмәгән балалар белән эшләү (ПДН) белгечләре күзәтчелеге астында булачак. Моннан тыш, махсус мәктәпкә күчерелергә мөмкин.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Киңәш-табыш

Белгечләр талпаннан саклануның җайлы ысулын әйтте

Белгечләр талпаннан саклануның җайлы ысулын әйтте

Моның өчен бары берничә тамчы әлеге майны сөртергә кирәк.

Билгеле булуынча, бу кан эчүче бөҗәкләр боррелиоз һәм талпан энцефалиты кебек күп авыруларны йөртәләр. Шуңа да табигать кочагына чыкканда алардан саклану чараларын күрергә кирәк. Моның җайлы гына ысулы бар. Ул – эфир майларын куллану. Алар кеше тирәсендә хуш ис тарата, талпаннар мондый исне өнәми икән. Шуңа күрә үзеңне саклау өчен тәнеңә берничә тамчы эфир мае тамызу да җитә.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Перейти на страницу новости