Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

12 яшьлек малайны кыйнаганнар: чишендергәннәр, туфрак ашарга кушканнар

Әлеге инцидент хәзер РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин күзәтчелеге астында.

Вакыйга Казанның Салават Күпере торак комплексында була. 5нче сыйныф укучысы кешеләргә таба туп тибүче егеткә кисәтү ясый. Яшүсмергә бу ошамый – «акыл өйрәтүче» малайны җилкәсеннән тотып урманга таба алып китә. Аңа тагын 12-15 яшьләрдәге 2 малай һәм 2 кыз иярә. Малайны каты итеп кыйныйлар. Соңыннан чишенергә кушалар. Тезләнеп гафу үтендерәләр. Эчке киемен (трусигын) салып авызына тыгарга кушалар. Өстенә кече хаҗәтләрен үтиләр. Малайны мәсхәрәләүләрен 2 кыз видеога төшереп тора. 

Әмма баланы кыерсыту моның белән генә тәмамланмый. Аңа туфрак ашарга кушалар. Малай ризалашмагач, таяк белән кыйныйлар. Бала ярты сәгатьтән куаклар арасыннан чыгып ярдәм сорый. Аны хастаханәгә озаталар. Хәзерге вакытта аның белән психологлар эшли. 

12 яшьлек малайны мыскыллап вәхшиләрчә кыйнаган яшүсмерләр шәхесләре билгеле. Алар - 57, 189  һәм 151 мәктәп укучылары. Икесе урлашып исәптә тора. 

Әлеге инцидентка РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин да игътибар итте. Ул җентекләп тикшерү үткәрергә кушты. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев