Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

12 майдан Татарстанда балалар бакчалары эшли башлый

Хәзер Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе гомуми үзизоляциядән соң балаларны кабул итү тәртибен эшли.

Татарстанда балалар бакчалары 12 майдан штатлы режимда эшли башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

«Хәзер Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе гомуми үзизоляциядән соң балаларны кабул итү тәртибен төзи. Шулай ук 12 майдан авылларда аз комплектлы мәктәп укучылары (20 бала укый торган) штатлы режимда укыячак», — диелә хәбәрдә.

Татарстан укучыларының калганнары 12 майдан дистанцион форматта укуларын дәвам итәчәк. 1-8 сыйныф укучылары 23 майда, 9, 10 һәм 11 сыйныф укучылары 30 майда дистанцион форматта уку елын тәмамлый.

Чыгачак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X