Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1,2 млн сум акчасын талап алганнар

Чаллыда кеше талаган 4 ир-ат тоткарланды. Алар 24 декабрьдә, кичке сәгать җидедә, "Авангард" банкы янында пистолетка охшаш җайланма белән янап бер шәһәрдәшебезнең 1,2 млн сум акчасын алган. Зыян күрүче туклану сәнәгате предприятиеләренең берсендә логист булып эшли.

Җинаятьчеләрнең эзенә тиз төшәләр. Вакыйга урынында аларның берсенең таныклыгы төшеп кала. Ул Чаллы автобазарларының берсендә генераль директор урынбасары булып эшләгән 22 яшьлек шәһәрдәшебезнеке булып чыга. Талаучыларның тагын берсе шулай ук шәһәр оешмаларының берсендә инженер булып эшли. Калган икесенең даими эш урыннары юк.

Хәзерге вакытта аларга карата җинаять эше кузгатылды. Гаепләнүчеләр 10 елга ирекләреннән иәхрүм ителергә мөмкиннәр. Шулай ук аларга зур күләмдә штраф та яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X