Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

16 яше тулган яшүсмерләргә машина йөртергә ярыячакмы?

Бүген Татарстан Дәүләт Советының 23 утырышында республика парламенты вәкилләре "Россия Федерациясенең аерым закон актларына 16 яшькә җиткән затларга "В" категориясендәге транспорт чаралары белән идарә итү хокукын бирү өлешенә үзгәрешләр кертү турында" 1169791-6 нчы номерлы федераль закон проектын ("яшүсмерләрнең машина йөртү хокуклары" турында) кире какты. Парламентның законлылык һәм хокук тәртибе рәисе...

Бүген Татарстан Дәүләт Советының 23 утырышында республика парламенты вәкилләре "Россия Федерациясенең аерым закон актларына 16 яшькә җиткән затларга "В" категориясендәге транспорт чаралары белән идарә итү хокукын бирү өлешенә үзгәрешләр кертү турында" 1169791-6 нчы номерлы федераль закон проектын ("яшүсмерләрнең машина йөртү хокуклары" турында) кире какты.

Парламентның законлылык һәм хокук тәртибе рәисе Шакир Яһудин билгеләп үткәнчә, закон проектына карата Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсеннән, республиканың Юстиция министрлыгыннан тискәре бәя бирелгән. "Автомобиль - зур куркыныч тудыручы чыганак. Транспорт чаралары белән гражданнар 18 яше тулгач кына идарә итә ала. 16 яшьтән алып 18 яшькә кадәр яшүсмерләргә йөртергә хокук бирү, янәшәләрендә транспорт йөртергә хокуклы кешеләр булган очракта да, юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры килми", - диде Шакир Яһудин. Аның тәкъдимен депутатлар хуплады.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев