Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 18 сентябрь – Төзүчеләр көне

    Хөрмәтле төзүчеләр! Шәһәребезнең төзелеш предприятиеләре хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас тәбрикләү сүзләрен кабул итеп алыгыз! Төзүче - гасырлар дәвамында абруй казанган, илебезнең матурлыгын, халкыбызның иминлеген тәэмин итүче иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Чаллы төзүчеләре бай тәҗрибәгә, көчле потенциалга, КАМАЗ, яшьлек каласын төзегән елларда башлангыч алган күркәм традицияләргә ия. Сез...

    Хөрмәтле төзүчеләр! Шәһәребезнең төзелеш предприятиеләре хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас тәбрикләү сүзләрен кабул итеп алыгыз!

    Төзүче - гасырлар дәвамында абруй казанган, илебезнең матурлыгын, халкыбызның иминлеген тәэмин итүче иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Чаллы төзүчеләре бай тәҗрибәгә, көчле потенциалга, КАМАЗ, яшьлек каласын төзегән елларда башлангыч алган күркәм традицияләргә ия. Сез - Чаллының иң зур казанышы, буыннардан-буыннарга горурланып сөйләрлек якты багланышы. Сезнең йөрәкләр беренче төзүчеләрнең көчле рухы, туган шәһәребезгә булган чиксез мәхәббәте, килер буыннарга бәхетле тормыш бүләк итү теләге белән сугарылган. Архитекторлар, проектчылар һәм төзүчеләрнең бердәй омтылыш белән иҗтиһат итүе бәрабәренә Чаллыбыз елдан-ел үсә, яңара. Өр-яңа микрорайоннар төзелә, проспектлар, юллар төзекләндерелә, социаль объектларның йөзе танымаслык булып үзгәрә.

    Хөрмәтле төзүчеләр! Сез ирешкән казанышлар киләчәктә дә туган шәһәребезнең чәчәк атуы, чаллылыларның бәхетле яшәеше өчен ышанычлы нигез булсын. Фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, рух ныклыгы телибез.

    Бәйрәмегез мөбарәк булсын!

    Шәһәр Советы һәм Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: