Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

19 ел безнең “Күңел”ләрдә!

"- Кара әле, күрше ишегалдында нидер бәйрәм итәләр түгелме? - Әллә кереп карыйкмы без дә? Кердек - ә анда... Анда җыр-бию, көчле сызгырулар, алкышлар. - Нәрсә соң бу? - Бумы? Бу Күңел радиосының туган көне. Бәйрәмнең түрендә - җиз самавыр. Чәе - бездән, күчтәнәче - сездән..."

1 август көнне "Күңел" радиосының туган көне уңаеннан зур бәйрәм узды. Зур итәргә теләмәгәннәр болай үзе. Ишегалларында гына җыелышып берничә кеше - хезмәттәшләр, хөрмәт итеп килгән радио тыңлаучы-кунаклар бергә җыелып, чәй эчеп утыру гына ниятләнгән. Әйтик, 19-20 кеше. Ниятләре "барып чыкмаган". Күңел радиосы ишегалды яртысын тутырып кеше килгән. Тора-бара ул бөтенләй шыплап тулды, мин сиңа әйтим. Тулмый ни! Мондый күңелле чарадан кемнең читтә каласы килсен? Ә "Күңел" үзе тотынгач, чараның күңелле булмый хәле юк.

...Тамаша башланырга тора. Җыелган халыкны ерып йөрим. Эчкәрәк керергә тырышам. Сәхнәгә якынрак кереп, алып баручылар чыкса, аларны сүрәткә төшереп булмасмы, янәсе. Ансат эшләрдән түгел: халык бер рәт утыргычларга тезелешеп утырган, артларында тагын сигез-тугызлап рәт җыеладыр - болары басып торып карыйлар. Матур-күркәм апалар чыш-пыш килә. Минем кебек эчкә үтә алмый-кыймый йөриләр, булса кирәк.

- Әнә, тегесе Гөлия...

- Әйе - Гөлия. Бигрәкләр дә матур сөйли инде шул бала. Дөрес итеп, төгәл итеп. Зөһрә, Лилия, Резеда - бөтенесе дә матур сөйлиләр.

- Әнә, Райнур басып тора...

- Вахитмы? Кайда, кайда?

- Әнә, тәбәнәгрәк буйлы...

- Ә-ә, шулмыни инде ул! Менә сөйләп күрсәтә ул ичмасам. Чын артист!

Ул арада Райнур Вахит белән Гөлия Хәйдәрова халык каршына чыгып, бәйрәмне башлап та җибәрделәр!

- Күңелгә бүген - 19 яшь. Ә сезгә?

- Безгә дә 19! - ди халык.

- Бәйрәм белән дуслар!

Сүз, билгеле ки, башта җитәкчеләргә бирелде. Болар - Татмедиа Акционерлык җәмгыяте филиалы Чаллы ТВ Телерадиокомпаниясе" җитәкчесе Зөфәр Вахит улы Дәүләтшин,

"Татмедиа Акционерлык җәмгыятенең Радиолар департаменты" башлыгы Алмаз Миргаязов. Сөйләделәр, котладылар. Рәсми өлеш тәмам, димәк, күңел ача башларга да була...

***

19 яшь! "Япь-яшь чагы" дияр идек. Әгәр ул матур бер кыз, яисә батыр егет булса. Ә радио өчен бу шактый гомер. Тәҗрибәсе саллы, үз йөзе, күрке, тарихы бар. Нәкъ моннан 19 ел элек - 1997 елның 1 августында "Күңел" исемле сабый дөньяга аваз сала. Бүтән сабыйлар елап туа, ә Күңел көлеп-нур чәчеп. Үзебезчә - татарча елмая...

1997 еллар нинди вакытлар? Хәтердә әле, әти-әниләр шәһәргә килеп татарча сөйләшергә куркып йөри иделәр... Чаллы - яшь шәһәр. Нигездә авыл халкы тудырган, авыл кешеләре тутырган. Асылда - татарлар. Тик татарча сөйләшү генә хупланмый. Шәһәр бит! Шәһәр теле - рус теле. Элек килеп төпләнгәннәренең балалары инде үсеп җиткән - алар русчаны су урынына эчәләр. Соңрак күчеп килүчеләр әле русча сөйләшми, ә өлешчә сукалый гына дип әйтик. Иптәшенең татар икәнен белә торып, вата-җимерә рус телендә аралаша. Курка татарча дәшәргә, ояла. Чөнки "авыл" дип көләчәкләр, "колхоз" дип мыскыл итәчәкләр. Сизәсезме киеренкелекне?

Һәм берзаман шул киеренкелекне үтәли кисеп, 67,79 дулкыныннан саф татар теле агыла... Шәһәр булып шәһәрдә "авыл теле"ндә сөйлиләр! Радиодан! Тапшырулар саф татар телендә, җырлары - татарча, алып баралар матур итеп, тел төзек, чиста, камил - үрнәк өлгесе! Бу нинди хәл? Нинди могҗиза? Могҗиза түгел, тел осталары, аның камиллегенә омтылучы һәм туган телендә сөйләшергә оялмаган гап-гади авыл-шәһәр балалары - Резеда Шакирова, Лилия Закирова, Зөһрә Фатыйхова, Райнур Вахитов тавышлары... Ярты елдан - 1998 елның февралендә яңа кояш - Сарман гүзәле Гөлия Хәйдәрова аларга кушыла. Тагын бик күпләр... Ә менә болары радио туган беренче көненнән үк бүгенгә кадәр "Күңел" бишегендә тибрәләләр - алар бүген дә монда, алар бәйрәмнең төп кешеләре, асыллары.

Мең тапкыр әйттеләрме бу турыда? Булсын. Менә - мең дә беренчесе сезгә!

"Күңел" сафындагылар сөйли:

- Туктатып әйтәләр иде безгә. Хәзер дә искә төшерәләр. "Сез безне татарча сөйләшергә өйрәттегез. Сез безнең телне "ачтыгыз", - диләр. Күңелнең роле менә шундыйрак...

***

...Бәйрәм гөрли. Бер-бер артлы артистлар чыгып җыр-моңнарын сибә. Халык һәрберсе артыннан гөр килеп кул чаба. Илнур Гомәров, Рүзилә Бикова, Айгиз Әхмәтов, Миләүшә Хуҗина, Азат Зартдинов, Муса Камалов, Лия Харасова, Сәрия Нәбиуллина - бүген үзләре генә дә аерым-аерым бер концерт куярлык җырчылар. Куярлык түгел, куялар да.

Сәхнә - бинаның төп керү ишеге урыны. Сул якта өстәлләр тезелгән. Өстәлләрдә сый-нигъмәтләр: радиотыңлаучылар алып килгән күчтәнәчләр. Бәлеш, төрле -җиләк-җимештән дистәләгән пирог, төш, чәк-чәк, кош теле (һәр тел аерым бер төскә манылган!), торт-кәнфитләр - алар барысы бергә кояшта җем-җем килеп ялтырыйлар, балкыйлар. Ничек кенә күркәмләп, бизәп бетермәгәннәр! Тырышлыклары юкка түгел: бәйгенең шарты шундый. Иң тәмле һәм матур итеп бизәлгән татар сый-нигъмәте ияләрен махсус бүләкләр көтә. Ә нигъмәтләрдән, сез белсәгез, күңел җылысы бөркелә. Ул җылы пар-болыт булып ишегалдына тарала, күкләргә күтәрелә. Шул болытны якынрак күрер, тотып-татып карар өчен генә дә кергәндер монда халык.

- Кем пешергән соң боларны? Кайда ул оста хуҗабикәләр? Исемнәре ничек?

Алып баручылар исемнәрен саный:

- Зөлфирә апа Хөсәенова мич коймагы пешергән... Нурия апа Латыпова берүзенә генә 7 төрле нигъмәт алып килгән. Бәлеш, берничә төрле пирог, чәч-чәк... Тагын бер Нурия - монысы инде Гыйлметдинова - шултиклем зур гөбәдияне ничек күтәреп алып килдегез?...

***

"Күңел" радиосы нигезен Рахман Шафигуллин сала. Күңел белән бергә атлаган тәүге адымнар... Чаллыдагы беренче татар радиосына бүгенге алып баручыларның сукмаклары ничек барып тоташа? Белгәннәр "без моны белә идек инде" дияр, белмәгәннәргә менә берничә кызыклы вакыйга-мәгълүмәт. Зөһрә Фатыйхова ул көннәрне бүгенгедәй хәтерли. Башкортостанда эшләп йөргән мәлләре. Шулай ук радиода. Ул чакта Резида Шакирова, Сәрия Батуллиналар күптән радиода эшли инде: "Күңел" буларак эшли башлаганчы ук тапшырулар алып барганнар. Сәрия Батуллина белән Зөһрә Фатыйхованың уртак танышлары аларны очраклы рәвештә тукталышта таныштыра.

- Кил безгә эшкә, - дип чакыра шунды Сәрия ханым яшь Зөһрәне. Шушы чакыру җитә кала, Зөһрә ханым тормышын "Күңел" радиосы белән бәйләргә хәл кыла.

Райнур Вахитовның радиога килү тарихы шулый ук кызыклы. Хәер, кызык дисәм дөресрәк тә. Никме? Көлеп-елмаеп сөйли бит.

- Телевидениедә эшли идем ул чакта. Яңалыклар бүлегендә. Диктор булып. Җитәкче чакыртып алды да: "Радиода эшлиячәксең", - диде. Ул чакта радионың яңа ачыласы гына вакыты. Уңышлы буламы ул, юкмы - билгесез. Шуңа минем бик үк барасым килмәгән иде. Директор сүзен кыска тотты: "Йә анда эшлисең, йә бер кая да эшләмисең", - диде. Менә шулай килеп эләктем. Үкенмим. Рәхмәт кенә әйтәм хәзер.

Гөлия Хәйдарова исә, киресенчә, радиога дип атап килгән булган. Әзерләгән материалларын, тапшыруларын кочаклап җитәкчеләренә кергән. Тапшыруларын караганнар, тикшергәннәр дә:

- Сине телевиденигә алабыз, - дигәннәр. Шундый карарга килүләре гаҗәп түгел. Гөлия Хәйдәрованың алма кебек чагы, матур, яшь, көч-энергия ташып тора. Телевидение өчен туган-яратылган инде менә! (Хәер, хәзер дә алма кебек ул - "Күңел" нең барлык алып баручыларына бүген дә карап сокланып туймассың!)

- Минем радиода эшлисем килә! - дигән барыбер Гөлия Хәйдарова.

- Юк, телевидениегә!

Телевиденигә кермичә, кире кайтып китә ул. Кайтып Сарманда балалар укыта. Шул ук елның ноябрендә Илдар Төхфәтуллин яшь укытучы кызга телеграм суга. Анда исә өч кенә сүз: «Радиога кил! Кичекмәстән!"

***

Их, күңелле чаклар! Гөрләп торган вакытлар! Күмәкләшеп бәйрәм иткән еллар! Җиз самавыр куеп бергәләшеп чәй эчеп утырылган кичләр! Бер гаилә кебек, бертуганнар сыман. Ул гаилә табыннары һәрвакыт мул булган, табын такталары сыгылып торган...

Менә бүген дә сыгылалар алар. Шул вакытларны искә төшереп...

19 ел дәверендә күңелгә тугъры калган радио тыңлаучылар монда. Алар - кадерле кунаклар. Тора-бара ошбу дулкын-дәрьяга кушылганнарына, шушы елларда "Күңел" дуклынына күчкән радиотыңлаучыларга - һәрбер күчтәнәч хуҗасына олы рәхмәтләр!

Шулай да җиңүчеләр кем соң? Җиңүчеләрне халык, тамашачы кул чабып, алкышлар белән үзе сайлый. Беренче урынны берсүзсез Нурия апа Латыйповага бирәләр. Икенче урынны ике кеше бүлешә: Нурия апа Гыйлметдинова белән Зөлфирә апа Хөсәенова.

Гөбәдияне бигрәк тә үз итә халык. Мизгел эчендә юкка чыга ул нигъмәт. Күп кешегә тәтеми дә кала хәтта.

Җиңүчеләр Чаллы телерадиокомпаниясеннән махсус сувенирлар һәм иганәчеләрдән татлы бүләкләр белән бүләкләнә.

Бәйрәм тәмам, әмма халык таралырга ашыкмый. Күңелләрдә бәйрәм уты кабынган гына әле. Ул учакка тагын утын өстәргә ризалар. Монда кунакта кебек бит алар. Ә кунактан тиз генә кайтасы килми.

- "Күңел" - ул безнең күңелләрдә! - ди халык.

- Ник нәкъ менә "Күңел" соң сезнең күңелләрдә? - дип сорыйм.

- Күршем бит ул минем, - дип елмая "Күңел" не беренче туган көненнән бирле тыңлаучы Сәет Шафиков исемле абзый. - Ә татарларда күршеләр бер-берсенә кунакка еш йөрешә.

- "Күңел" не тыңлап күңелем күтәрелә, тынычлык иңә, - ди Дания ханым. - Сөйләүләре ошый. Камил, матур итеп саф татар телендә сөйлиләр...

Менә шуның өчен яраталар да инде "Күңел" не. Шуның белән үзенчәлекле, халык йөрәген яулаган. Шуңа тугры да тыңлаучылары. Үзгәртмәсен иде үз йөзен, дип телиләр. Оештыру эшләрендә кайнап, җанын-тәнен биреп йөгереп йөргән кояштай кыз-егетләргә дә - аеруча Алинә Хисмәтуллинага, Лилия Закирова, Гөлия Хәйдарова, Райнур Вахитов, аппаратура артында утырган "Күңел" нең алыштыргысыз үз эшенең остасы Сергей Некляевка - барчасына рәхмәтләр әйтеп, таралдылар алар. Таралырга теләмәсәләр дә.

Ә рәхмәт әйтерлек үзе! Ул котлау-рәхмәтләргә "Шәһри Чаллы" редакциясе баш мөхәррире Мирһәди Разов һәм барлык барлык хезмәткәрләре дә кушыла. Туган көнең белән сине "Күңел"! Тавышың - сандугач сайравы, күңелләрне биетә. Сайра әле син! Тагын йөз ел сайра!

Райнур Әгъләметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев