Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эссегә ничек бирешмәскә?

Илебезнең күп төбәкләренә, шул исәптән безнең республикага да, җылы көннәр килергә чамалый. Көтеп алган кояш эссесенә дә әзер булырга кирәк. Югыйсә, сәламәтлеккә зыян килүе мөмкин.

Эсседә кеше организмы күп сыеклык һәм минераль тозлар югалта, кан куера, бу тромблар барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин. Кояш нык кыздырганда урамда азрак булырга, чыккан очракта якты төстәге, иркен киемнәрдә йөрергә кирәк.
Күп сыеклык эчү мотлак: газсыз һәм балсыз су, сутлар, морслар. Алкоголь тыела. Суга лимон кушсагыз да була. Тәүлегенә 1,5–2 литр эчәргә кирәк. Күбрәк иртәнге һәм кичке якта. Эссе көннәрдә шәхси гигиенага аеруча игътибар кирәк.
Эссе сугуның беренче билгеләре: хәлсезлек, баш әйләнү, баш авырту, укшыту, косу, тирләү, тамак кибү.

 

http://kiziltan.ru/zdorovie/12175-esseg-nichek-bireshmsk.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев