20 миллионнан артык кешенең кереме арта
Февральдә тагын нинди яңалыклар булачак?
1 февральдән 40 төрдән артыграк түләү, пособие һәм компенсацияләр күләме 7,4 процентка арта. Бу – 20 миллионнан артык кешенең кереме үсәчәк, дигән сүз. Аерым алганда, ана капиталы, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие, бала караган өчен айлык пособие, ветераннарга айлык акчалата түләү арта.
Очучылар һәм шахтерларның пенсиясенә өстәмә өлеше үсә. Канун нигезендә, әлеге түләү елына 4 тапкыр – 1 февральдән, 1 май, 1 август һәм 1 ноябрьдән үзгәрә. Пенсиягә өстәмә төрлечә. Ул айлык уртача хезмәт хакына, эш стажына бәйле.
Янгын сүндерү дружиналарын оештыру гадиләштерелә. Предприятиеләр үзләренең корылмаларын саклау өчен янгын сүндерү бүлекләрен оештыра, шулай ук янгын сүндерүчеләргә ташлама һәм компенсацияләр бирә алачак. Чит ил гражданлыгына, яки чит илдә вакытлыча яшәү өчен рөхсәткә ия булучыларга дәүләт серен тәшкил иткән мәгълүматлар белән эшләү тыела.
Депутатлар һәм сенаторларның чит илләргә чыгуга хокукын чикләү турында карарны Дәүләт Думасы һәм Федерация Совет рәисләре кабул итәчәк. Төбәк депутатларына карата мондый карарны – парламент башлыклары, муниципалитетлар җитәкчеләренә карата – төбәкләр башлыклары кабул итәргә тиеш. Чиктән тыш очракларда парламентчылар чит илгә чыгуга рөхсәт сорый алачак.
Шәхси ярдәмче хуҗалык әгъзалары хуҗалык китабына үзләре турында мәгълүматларга үзгәрешләр кертү хакында гариза белән мөрәҗәгать итә алачак (шул исәптән Дәүләт хезмәтләре порталы аша).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев