Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2017 елның яртыеллыгына вакытыннан алдан язылу кампаниясе 2016 елның тарифлары буенча уза

Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе башлавы турында хәбәр итә. Язылу кампаниясен "Россия Почтасы" ФДУП уздыра. Периодик басмаларга 2016 елның 1 июльдән 31 августка барлык почта бүлекләрендә һәм язылу онлайн-агентлыгы сайтында язылып була .

2017 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе барышында 2016 елның икенче яртыеллык язылу тәртибе һәм тарифлары сакланган. Теләгән затлар кампаниядә катнашучы меңнән артык басмаларга язылырга мөмкин. Ерактан язылу сервисы сайтында карарга була һәм онлайн-агентлыгы сайтында "Почта России". Аның ярдәме белән башка төбәкләрдә яшәүче якыннарыңны периодик басмаларга яздырырга мөмкин.

Шулай ук барлык "Россия Почтасы" филиалларында " Игелек агачы" акциясе дәвам итә. Аның кысаларында периодик басмаларга балалар йортларын, мәктәп-интернатларны, шулай ук картлар һәм ветераннар йортларын яздырып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев