Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2019 елда БДИ тапшыру вакытлары билгеле

IX һәм XI сыйныфларны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе, узган ел белән чагыштырганда, җитди үзгәрешләр кичермәячәк.

2019 елгы бердәм дәүләт имтиханы һәм төп дәүләт имтиханы расписаниеләренең рәсми проектлары дөнья күрде. Аларны тапшыру вакыты ege.edu.ru сайтында урнаштырылган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
IX һәм XI сыйныфларны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе, узган ел белән чагыштырганда, җитди үзгәрешләр кичермәячәк.
2019 елда БДИ өч этапта узачак: вакытыннан алдагы этап (20 марттан 10 апрельгә кадәр); төп этап (27 майдан 1 июльгә кадәр) һәм өстәмә этап (3-20 сентябрь). IX сыйныфны тәмамлаучылар өчен төп дәүләт имтиханы шулай ук өч этапта үтәчәк.
БДИның вакытыннан алдагы һәм төп этаплары география һәм әдәбият буенча имтиханнардан башлана. Рус теле һәм математикадан нәтиҗәләре канәгатьләндерерлек булмаган яки резерв көнендә әлеге фәннәрнең берсе буенча кабат начар билге алган чыгарылыш сыйныф укучылары база дәрәҗәдәге рус теле һәм математика буенча бердәм дәүләт имтиханында өстәмә (сентябрь) этапта катнаша алачак.
Аттестатка ия булу өчен, рус теле буенча БДИдан 24 балл җыярга һәм база дәрәҗәдәге математикадан (биш баллы шкала буенча бәяләнә) «3»ле алырга кирәк. Ә югары уку йортына керү өчен минималь баллар түбәндәгечә: рус теленнән – 36, профиль дәрәҗәдәге математикадан – 27 балл.
Норматив хокукый актлар Федераль порталында расписание проектлары буенча иҗтимагый фикер алышулар 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/28/177978/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев