Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2020 елда Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 436 мәктәптә планнан тыш тикшерү уздырган, 248 мәктәптә (57 процент) хокук бозулар ачыкланган

Алсу Әсәдуллина әйтүенчә, мәктәп ашханәләрендә тукланучылар саны артса да, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы элеккечә 12-13 мең сум кала.

Мәгариф министрлыгы: Мәктәп ашханәсендә хезмәткәрләр санын арттыру ихтыяҗы бар.«Казандагы Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты бирә торган өстәмә түләүләр бу проблеманы хәл итми. Күп кенә мәгариф оешмаларында пешекче, ярдәмче эшче, зал администраторлары җитми. Смена эшен оештыру максатларында ашханәләр коллективының хезмәткәрләр штатын арттыруда ихтыяҗы бар», — диде Дәүләт Советында киңәшмәдә Татарстан мәгариф министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.

Алсу Әсәдуллина кайнар туклану белән тәэмин ителә торган укучылар саны артуын, шунлыктан, ашханә хезмәткәрләренең дә эш күләме артуын, хезмәт хакының элеккечә түләнүен әйтте. «Алар аена 12-13 мең генә алып эшли», — дип билгеләп үтте ул.

«Битлек һәм перчатка һәм суыткычларда азык-төлек саклау режимын бозу очраклары табылды. Азыкның җылы булмавы, 1 — 4 сыйныф өчен түләүсез туклану булмау, иртәнге һәм төшке аш өчен вакыт җитмәү, ашханәдә ризыклар пешерелмәү кебек сораулар белән мөрәҗәгать итәләр», — диде ул.

Аның сүзләренчә, гомуми белем бирү оешмаларында ашханәләргә капиталь ремонт ясау мәсьәләсе актуаль булып кала бирә. «Ашханә залларын төзекләндерү, җиһазларны, савыт-сабаларны алмаштыру таләп ителә», — диде ул.

«Сүз уңаеннан, савыт-сабаны сатып алу өчен финанслау каралмаган. Мәсәлән, Лаеш районы учреждениеләренә генә дә 765 060 сумлык савыт-саба сатып алу таләп ителә, Түбән Кама районында азык-төлек җайланмаларын алмаштыру өчен 5 млн сумнан артык акча кирәк», — дип сөйләде ул. 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев