Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2021 ел – «Чаллы» Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе режимы эшенең «экваторы»

2022 елның 6 гыйнварында Чаллы Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенә әйләнүгә 6 ел булачак. «Яр Чаллы» Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең эш нәтиҗәләре турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Яр Чаллыда Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусы 39 җитештерү компаниясенә бирелгән, алар шәһәр икътисадына 21 млрд.сум тирәсе инвестицияләгән һәм 6 197 яңа эш урыны булдырган. Шәһәргә Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусын биргәннән соң, төп күрсәткечләрнең динамикасын анализлау капиталь кертемнәрнең – 2,5 тапкыр, ә эш урыннары 3 тапкыр артуын күрсәтә. Быел 3,7 млрд. сум акча кертелгән һәм 258 эш урыны булдырылган.
Капиталь кертемнәр структурасында 44% чит ил инвестицияләре били. Ел саен резидентлар табышы арта. 2016 елдан ул 9,5 тапкыр арткан.
Резидентлар барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга 8,2 млрд. сум күләмендә салым күчергәннәр, бу бирелгән преференцияләр күләменнән 2 тапкыр югарырак. Шунысы мөһим, шәһәр бюджетына керә торган төп салымга – НДФЛга Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе преференцияләре кагылмый.
Шәһәр бюджетына 332,5 млн. сум акча кергән. Шул ук вакытта җирле бюджеттан үсеп килүче нәтиҗә белән бирелгән ташламалар 8,9 млн.сум күләмендә формалашты.
Чаллы өчен компетенцияләрнең яңа төре – көнкүреш техникасы җитештерү 26% тәшкил итә. Бу өлеш ел саен арта бара.
«Без ел саен яңа җитештерүчеләр саны артуын билгеләп үтәбез, бу, һичшиксез, шәһәр буенча төяп җибәрелгән продукция күләмендә резидентлар өлеше үсешенең уңай динамикасына китерә. 2016 елдан ул 1,7%тан 10%ка кадәр арткан. Күргәнебезчә, шәһәр икътисадын диверсификацияләүнең эзлекле процессы бара», - дип ассызыклады Наталия Кропотова.   
Шулай ук ул резидентларның продукциясе экспортлануы дөнья базарында җитештерелә торган товарның конкурентлылык сәләтен күрсәтә дип билгеләп үтте. Экспортланган продукция өлеше буенча хоккей кәшәкәләре җитештерүче «Заряд» компаниясе лидер булды, экспорт географиясе буенча – «Венские вафли». «Яр Чаллыда җитештерелгән» маркасы белән продукцияне дөньяның 20 иленә: Швеция, Нидерланд, Латвия, Казахстан, Белоруссия, Әрмәнстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кытай, Бразилия һ. б. Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең 8 резиденты экспортка чыгара.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев спикерның чыгышын шәрехләп, Яр Чаллы йөк автомобильләре чыгаруга юнәлдерелгән моношәһәр булды һәм булачак дип билгеләп үтте. Әмма автомобиль төзелеше өлкәсендә хәвеф-хәтәрләрне киметү турында уйланырга кирәк. «Мондый корал Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан уйлап табылган һәм хупланган.  Россиянең 321 шәһәре моношәһәр буларак билгеләнде. Иң зур куркынычлы шәһәрләр төркеменә Яр Чаллы да кергән. 10 елга безгә Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусы бирелде. Биш ел инде без бу режимда эшләдек. Минемчә, яхшы нәтиҗәләргә ирешелде. Бу – муниципалитет эше, республика Хөкүмәте һәм шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның ярдәме нәтиҗәсе. Без илдә беренчеләрдән булып алган Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусы - кыска вакыт эчендә шәһәр икътисадын диверсификацияләү өчен, Чаллы шәһәре өчен тарихи мөмкинлек», - дип ассызыклады ул.  

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алгарыш