Шəhри Чаллы

21 февраль - Халыкара туган тел көне!

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 нче...

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 нче февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.

Ни өчен Халыкара туган тел көне итеп 21 февраль билгеләнгән соң? Эш шунда: 1952 елның 21 нче февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Билгеле булганча, Пакыстанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш бәйсез дәүләтенә әйләнә.

ЮНЕСКО Халыкара туган тел көнен билгеләп үтүне хуплап чыга. Чөнки бу оешма дөнья халыкларының матди булмаган мирасын саклау өчен көрәшә, традицион яисә халык музыкасын, биюләрен, гореф-гадәт һәм йолаларны, авыз иҗатын һәм җирле халыкларның туган телләрен саклап калу буенча зур эшчәнлек алып бара дип яза magarif-uku сайты.

Җир йөзендә бүгенге көндә 6000 тел бар дип исәпләнә. Шулардан иң күп санлы кешеләр тарафыннан кулланыла торганы - кытай теле, бу телдә 1,2 млрд. кеше сөйләшә, инглиз телендә - 478 млн, хинди телендә - 437 млн, испанда - 392 млн, рус телендә - 284 млн, гарәптә - 225 млн, португалда - 184 млн, француз телендә 125 млн кеше сөйләшә.

Татарстанда да туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү юнәлешендә зур күләмле эш алып барыла. 2013 елның октябрь аенда ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы кабул ителде. Аны тормышка ашыру өчен, тарихта моңарчы күрелмәгән финанслау - 1 млрд. 84 млн. сум күләмендә акча каралган. Бу документ алдагы елларда эшләгән программалардан 9 тапкырга артыграк финансланачак һәм, тулы күләмдә гамәлгә кертелү өчен, зур мөмкинлекләр алачак дигән сүз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: