Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

22 апрельдән 12 майга кадәр тыела! Татарстан халкын нәрсә хакында кисәтәләр?

Хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү максатыннан махсус рейдлар үткәрү дә планлаштырыла.

Татарстанда, шул исәптән Чаллыда да 22 апрельдән 12 майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак. Аның кысаларында республика территориясендә коры үлән һәм чүп яндыру, шулай ук урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә ачык утта ризык әзерләү тыела. 

Хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү максатыннан махсус рейдлар үткәрү дә планлаштырыла.  Моны күздә тотып, янгын күзәтчелеге, эчке эшләр органнары, җирле үзидарә хезмәткәрләре торак пункт территорияләренә, коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренә, шулай ук урманга якын булган массакүләм халык ял итү урыннарына патрульлек итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев