Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

25 сум түли башлыйбыз

Өч шәһәр халкына автобуста яки троллейбуста йөргән өчен 25 сум түләргә туры киләчәк.

Җәмәгать транспортында йөрү Татарстанның өч шәһәрендә — Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә кыйммәтләнде. ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты тиешле карарларны бастырып чыгарды.

«Әлеге карарның 1 пунктында билгеләнгән иң чик максималь тарифлар карар үз көченә кергән вакыттан бирле гамәлдә була. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән соң 10 көн узгач үз көченә керә», — диелә документта.


Әлмәттә автобус яки троллейбуста йөрү өчен бер тапкыр бирелә торган билет сатып алганда — 25 сум, ә озак файдалану өчен 100 һәм аннан да күбрәк бару өчен 20 сум торачак. Түбән Кама һәм Яр Чаллыда трамвайда яки автобуста йөрү 25 сумга кадәр кыйммәтләнде, ә озак файдалану өчен 100 һәм аннан да күбрәк бару өчен түләсәң — 20 сумга кадәр.

Автошәһәрдә, Түбән Камада һәм Әлмәттә җәмәгать транспортында йөрү бәясе артканчы 22 сум иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев