Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР Эчке эшләр министрлыгы кисәтә

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы шуны искә төшерә: әгәр сез җинаять шаһиты булдыгыз, шулай ук кемнең дә булса гамәлләрнең законлылыгына шик туса, якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез, яисә 02, 102, 291-20-02 телефоннары аша шалтыратыгыз.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы шуны искә төшерә: әгәр сез җинаять шаһиты булдыгыз, шулай ук кемнең дә булса гамәлләрнең законлылыгына шик туса, якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез, яисә 02, 102, 291-20-02 телефоннары аша шалтыратыгыз. Шулай итеп сез җәмгыятькә янаучы куркынычларны булдырмый кала аласыз!

ГРАЖДАННАРНЫҢ МИЛЕК ҺӘМ ТОРАК ИМИНЛЕГЕ

Бәйрәмнәрдә күпләр өйләреннән озакка китә. Бу хәл гражданнарның милкенә һәм торакларына карата хокукка каршы гамәлләр куркынычын тудыра. Әгәр сез озак сәяхәткә җыенганда, күршеләрегездән ядәм сорарга кыенсынсагыз, ишегегезгә яхшы йозак алып куярга онытмагыз.  Сүз уңаенда,фатир карагын җәлеп иткән беренче нәрсә-евро тәрәзәләр. Әгәр сезнең торакка шундый тәрәзәләр куелган икән, аларны саклауны сез кайгыртырга тиеш.  Сезнең милекне урлауга юл куймас өчен, мөмкин булганча, фатирны үзәкләштерелгән сак пультына кую өчен полициягә   мөрәҗәгать итегез. Сак булыгыз!

ГРАЖДАННАРНЫҢ СӘЛАМӘТЛЕГЕ ИМИНЛЕГЕ

Ялгыз гына кеше аз булган урыннарда йөрмәгез. Юлымны кыскартам дип, кешесез парклар, буш автостоянкалар, спорт мәйданчыклары аша үтмәгез. Кичке вакытта хәрәкәт өчен җанлы һәм яхшы яктыртылган урамнарны сайлагыз. Таныш булмаган кешеләр белән ызгышырга тырышмагыз, әгәр алар сезне провоцировать итсә, котыртса, җавап бирмәгез, провакациягә бирешмәгез. Әгәр сезгә талау максаты белән һөҗүм итсәләр, мөмкин кадәр кычкырырга, тавыш куптарырга тырышыгыз. 

БАЛАЛАР КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫ

Бәйрәмнәр-балалар һәм өлкәннәр өчен бик әйбәт вакыт. Бу вакытта, кагыйдә буларак, балалар күп вакытны олылар каравыннан башка уздыралар. Балаларны куркыныч турында кисәтү-ата-аналарның бурычы. Бер генә очракта да хат ташучы, табиб, полици хезмәткәре, сантехник, электрик, таныш ата-аналарга ишек ачарга ярамый, хәтта алар үгетли башласалар да.

Балаларына биш  "ярамый" турында аңлатыгыз:
* таныш булмаган кешеләргә ишек ачарга ярамый,
• таныш булмаган кешеләргә, алар күпме генә кызыктырсалар, үгетләсәләр дә, ияреп китәргә, алар белән йөрергә ярамый,
• таныш булмаган машинага утырырга ярамый,
* караңгы төшкәч,  урамда уйнарга ярамый,
•  подъезд, лифтка таныш булмаган кешеләр белән керергә ярамый. 


Балага таныш булмаган кешенең бала үзе белми торган һәр кеше икәнлеген аңлату бик мөһим. Таныш булмаган кеше бергәләп мультфильмнар карарга, конфет тәкъдим итәргә, кем турындадыр мәгълүмат сорарга мөмкин. Бала андыйларга "Юк" дип әйтә белергә, "мин аны белмим!" дия белергә тиеш.

Ата-аналар балага беркайчан да, нинди генә шартларда да аның артыннан мәктәпкә, өйгә яки ишегалдына таныш булмаган кешенең  килмәячәген белдерергә кирәк. Әгәр андый кеше килеп, үзен кем генә дип атаса да, кичекмәстән кешеләр булган урынга йөгерергә, әти-әниләренә шалтыратырга яки полициягә  мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Яшүсмерләрләрдән түбәндәге кагыйдәләрне үтәүләрен таләп итегез:
• һәрвакытта да өйдән чыгып киткәндә кая баруларын хәбәр итсеннәр һәм алар белән ничек элемтәгә керергә мөмкин икәнен әйтсеннәр,
*  очраклы танышулардан качсыннар, таныш булмаган кешеләр белән аралашмасыннар, 
• телефоннан өйгә кайчан кайтачакларын хәбәр итсеннәр.

Балагызның кем белән аралашуын һәм кайда булуын күзәтеп барыгыз. Балагызның шикле әдәбият һәм видеопродукция белән файдаланмавын күзәтегез. Интеренетта утыруын контрольдә тотыгыз һәм чикләгез.   Балаларның кичке һәм төнге сәгатьләрдә генә урамда йөрүенә юл куймагыз. Һәрчак, баланы урамга җибәргәндә, аңа гап-гади юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурилыгы турында искә төшерегез:
• машиналар йөрү өлешен светофорның яшел төсенә генә, җәяүлеләр кичүе буенча, ә көйләнми торган чатларда – тротуарлар һәм юл читләре линиясе буенча һәм маневрның куркынычсызлыгына инангач кына, барлык автомобильләр җәяүлеләрне үткәрү өчен туктаганда гына  чыгарга.
* күрүчәнлекне чикли торган предметлар (парковкаланган автомобильләр, кар көртләре, куаклар артыннан автомобильләр йөрү өлешенә чыкмаска;
* юл янында уйнамаска һәм машина йөрү өлешенә төшүче тауларда йөрмәскә,
• җәмәгать транспорты артына ябышып, йөрмәскә,
• җәмәгать транспортыннан чыкканда, аны алга таба да узмыйча, аның  китүен көтәргә һәм шуннан соң гына машиналар йөрү өлешен узарга кирәк,
• киемнәренә яктылыкны кире кайтаручы элементлар тагарга онытмагыз

ЮЛДА КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК

Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Автомобиль белән идарә иткәндә үз мөмкинлекләрегезне исәпләгез. Җәяүлеләр кичүенә, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренә, маршрут транспорт чараларының тукталыш урыннарына, сәүдә-күңел ачу комплексларына якынлашканда, игътибарлы һәм сак булыгыз. Куркынычсызлык каешларын эләктерергә, шулай ук балаларны махсус балалар утыргычында гына йөртергә онытмагыз. Беркайчан да баланың үзен генә машинада калдырмагыз, хәтта ул йокласа да!  Автомобильдә мошенникларны, угърыларны кызыктыра торган әйберләр калдырмагыз. 
Хөрмәтле җәяүлеләр! Юлдан хәтта светофорның яшел сигналы янганда да  барлык автомобильләрнең дә тукталуын һәм сезгә юл бирүенә инангач кына чыгыгыз. Көйләнми торган юлны аркылы чыгу урыннарыннан чыкканда капюшоннарны,  күзәтүне чикләүче башка предметларны кулланмагыз, наушниклардагы тавышны киметегез, юлдагы вәзгыятьне фаразлагыз. Тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә яктылыкны кире кайтаручы элементлар кулланыгыз!

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы шуны искә төшерә: әгәр сез җинаять шаһиты булдыгыз, шулай ук кемнең дә булса гамәлләрнең законлылыгына шик туса, якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез, яисә 02, 102, 291-20-02 телефоннары аша шалтыратыгыз. Шулай итеп сез җәмгыятькә янаучы куркынычларны булдырмый кала аласыз!

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы