Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

28 ноябрь – 4 декабрьгә йолдызнамә

Кучкар. Сишәмбе көнне документлар белән эшләгәндә хаталар булырга мөмкин, игътибарны арттырыгыз. Җомга көнне яңа мәгълүмат килер. Өстәмә табыш эзләү дә уңышлы булырга мөмкин. Якшәмбене гаиләгезгә багышлагыз.

Үгезбозау. Сезгә бу атнада таләпчән булырга туры киләчәк, тик чама хисен белегез. Ниндидер сер саклау кирәклеге эчке уңайсызлык тудырырга мөмкин. Ял көннәрендә якын кешеләрегезнең кәефен күтәрегез. Шатлыгыгызны читкә чәчмәгез.

Игезәкләр. Бу атнада сез тормышыгызны яхшы якка үзгәртәчәк мөһим эшне тәмамлый алырсыз. Бу эштә дуслар һәм якыннар ярдәм итәр. Сезне шәхси һәм профессиональ өлкәләрдә дә уңышлар көтә. Бу атнада шатлык һәм гармония кичерерсез.

Кысла. Сезгә белемегезне һәм осталыгыгызны күрсәтергә мөмкинлек биреләчәк. Кемдер сезгә киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин – кире какмагыз. Тирә-яктагылар сезне чын дус дип табар. Гаиләгездә проблема булуы ихтимал, сабыр булыгыз. 

Арыслан. Иҗат белән шөгыльләнүчеләргә эштә уңыш елмаячак. Оптимистик караш мөһим. Һәм сез теләсә нинди компаниядә хөрмәтле кунак булырсыз. Бәхәсле ситуацияләрдә үз фикерегездә калыгыз, шул чакта нәтиҗә көткәннән дә әйбәтрәк булачак.

Кыз. Үзегезне сөендерергә тырышыгыз: мәҗлес үткәрегез, яңа күлмәк алыгыз. Кызыклы кешеләр белән танышу һәм очрашу файдалы булачак. Бер үк мәсьәлә буенча төрле фикерләр тыңлагыз һәм нәтиҗә ясагыз. Шимбә үзегезне гаиләгә багышлагыз. 

Үлчәү. Кайбер проблемалар килеп чыгуы ихтимал. Сезгә килеп чыккан мәсьәләне аңларга, булышырга һәм кайгыртырга кирәк. Ниндидер уй-хыял белән янып йөрисез, ләкин аны киләсе атнада тормышка ашыру яхшырак.

Чаян. Бу атнада уңышка ирешерсез. Башкалар сезнең гаҗәеп шәхес икәнегезне аңлар. Билгеләнгән планнарны һәм ниятләрне тормышка ашыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Шәхси тормышта уңай үзгәрешләр булырга мөмкин.

Укчы. Сабырлык күрсәтегез. Җомга көнне ерак туганнарыгыз яки күптән онытылган танышларыгыз белән аралашырга туры килергә мөмкин. Шимбә ял итәргә тырышыгыз, берәр кая чыгып кайтсагыз да файдага гына булачак. 

Кәҗәмөгез. Бу атнада мөһим һәм көтелмәгән вакыйгалар булырга мөмкин. Ялкауланмагыз, эштән курыкмагыз. Башкаларның мәнфәгатьләрен исәпкә алыгыз. Чәршәмбе көнне тәкъдимнәрегез җитәкче тарафыннан бәяләнәчәк. 

Сукояр. Эшләр күп, ә вакыт аз булачак. Борчылмагыз, әгәр  курыкмасагыз, бар проблемаларны чишеп була. Балалар сезне уңышлары һәм казанышлары белән сөендерәчәк. Бу чорда алган белемнәрне кичектермичә, шунда ук куллана башларга киңәш ителә.

Балыклар. Хыялларыгыз һәм теләкләрегез мөмкин кадәр конкрет булсын. Шул вакытта гына аларның тормышка ашуы өчен реаль мөмкинлек булачак. Шәхси тормышыгызда кискен үзгәрешләр булыр. Сишәмбе яңа танышулар өчен яхшы чор. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев