Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

28 яшьлек татар табибы коронавирустан вафат

Башкортстанда туып-үскән һәм табиб белгечлеге алган 28 яшьлек Наил Саматов Мәскәү өлкәсендә яңа коронавирус инфекциясеннән вафат булган.

Бу хакта ул эшләгән Егорьевски үзәк хастаханәсенең социаль челтәрдәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.

Яшь табибның Мәскәү өлкәсенә акча эшләү максаты белән китүе мәгълүм.  Егорьевски хастаханәсенә  ул 30 гыйнварда эшкә урнашкан булган.

Апрель азагында Наил Саматовта икеяклы пневмония ачыкланган. Авыр хәлдә ул Мәскәүгә китерелгән. Яшь булуына да карамастан, табиблар аның гомерен саклап кала алмаган.

Россия табиблары  оештырган “Хәтер исемлегендә” бүгенге көндә, 16 майга, 190  табибның исеме теркәлгән. Анда Covid-19тан дәваланучыларга ярдәм итеп, үзләре дә авыру иярткән һәм вафат булучы табибларның исемнәре туплана. Шул исәптән, Наил Саматовның да әлеге исемлектә күрергә мөмкин. Анардан башка исемлектә татар милләтеннән булган Сарансктан Наилә Әюпова, Мәскәүдән Надир Велиев, Дзержинсктан Николай Гарифуллинны да очратырга мөмкин. Авыр туфраклары җиңел булсын!

Лилия Локманова

 

 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев