29 июльдә Татарстанда һава +29 градуска җитәчәк
Яңалыклар тасмасы

29 июльдә Татарстанда һава +29 градуска җитәчәк

29 июньдә Татарстан җирлегендә +29 градуска кадәр эссе көн көтелә. Явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә.

Синоптиклар фаразлары буенча, төнлә республикада һава температурасы +10..+15 градусга кадәр төшәчәк. Җомга көндез һаваның максималь температурасы +24..+29 градус.

Чаллыда төнлә +13..+15 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава +26..+28 градуска кадәр җылыначак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев