Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

6 меңнән артык бала Яр Чаллы шәһәре мэры чыршысында булачак

Яр Чаллыда 17 декабрьдән 27 декабрьгә кадәр 6300 инвалид бала, аз керемле гаиләдә тәрбияләнүчеләр, иҗтимагый оешма активистлары һәм яхшы укучылар өчен мэр чыршылары оештырылачак.

 «Мастеровые» рус драма театры, «КАМАЗ» һәм «Энергетик» мәдәният сарайлары Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү өчен төп мәйданчыклар булачак. Татарстан Республикасы Президенты чыршы бәйрәмендә 300 Чаллы укучысы катнашачак.
Моннан тыш, бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, опекага алынган, авыр тормыш хәлендә булган балалар, бөтенроссия, республика олимпиадалары җиңүчеләре, призерлары – 22 078 бала Яңа ел бүләкләре белән тәэмин ителәчәк. Бу максатларга шәһәр бюджетыннан 7 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Быел кышкы каникуллар 26 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр булачак. Шәһәр мәгариф учреждениеләрендә өстәмә белем бирү педагоглары белән берлектә мәктәп, балалар бакчалары хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган 678 яңа ел тамашасы уздырылачак. Мәктәпләрдә барлык чыршылар да бушлай булачак.
Яшь чаллылылар өчен яңа ел каникуллары вакытында тамашалар шулай ук автокала мәдәният учреждениеләре тарафыннан да оештырылачак. 

 

 

http://nabchelny.ru/news/34677

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев