60 меңнән артык чаллылылы "Үлемсез полк"ка кушылды

Чаллыда "Үлемсез полк" йөрешендә 60 меңнән артык кеше катнашты, дип хәбәр итә шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте. 15:00 сәгатьтә башланып киткән чарада шәһәрдәшләребез, Бөек Ватан сугышында Җиңүне якынайткан әби-бабаларының портретларын тотып, Хәсән Туфан проспекты буенча Яр буе паркы мәйданына таба юл тоттылар.
Әлеге чара автокалада инде 4 ел рәттән уздырыла. Күркәм гадәт буенча, полкның алгы сафында Чаллы хакиме Наил Мәһдиев үзе барды. Ул кулына әтисенең өлкән абыйсы портретын тоткан иде. "Кадерле кешебез Фуат Хәнифович 160нчы танк бригадасында, 352нче батальонда сержант булып хезмәт иткән. Ул 1942 елда 19 яшендә Воронеж өлкәсендә батырларча вафат булган. Аны һәм тагын 563 солдатны туганнар каберлегендә җирләгәннәр. Ул мәңгегә безнең күңеләрдә", - дип хис-тойгылары белән уртаклашты Чаллы хакиме.
Полк йөрешендә катнашучылар арасында кулларына икешәр һәм хәтта өчешәр фото тотучылар да бар иде. Аларның барысында шәһәрнең үзәк мәйданында тамашачылар, чиксез хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен белдереп, басып көчле алкышлар белән каршы алдылар.
Аннары чаллылыларга һәм шәһәребез кунакларына биредә театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. 10 меңнән артык укучының сугыш елларындагы күренешләрне аеруча зур осталык белән сәхнәләштерүе тамашачыларны дәһшәтле чор чынбарлыгына алып кереп киткәндәй булды. Шәһәр иҗат коллективлары тәкъдим иткән сугыш чоры җыр-биюләрен дә тамашачылар сөенеп кабул итте.
Гөлсәрия Хәлиуллина фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 19:13Василиса Володина кая киткән Астрологның җанатарлары Володинасыз тапшыру әллә ни кызык түгел дигән фикердә, тик моның белән риза булмаучы тамашачылар да бар.3100
-
25 гыйнвар 2021 - 16:33Татарстанда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре йөк автомобиле йөртүчегә булыштылар Зур йөк машинасы юл читенә төшеп китә.3300
-
25 гыйнвар 2021 - 16:15Татарстанда Халыкара туган телләр көнен 170 ысул белән билгеләп үтәргә мөмкин булачак Кайбер вакыйгалар онлайн-форматта узачак.2200
-
25 гыйнвар 2021 - 16:04Лениногорск, Аксубай, Спас, Зәй районнарында табиблар җитми Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында әйтте3200
-
25 гыйнвар 2021 - 16:01Дамир Фәттахов 23 гыйнварда митингка килгән яшьләр белән очрашу уздырачак Ведомствода протест акциясендә катнашырга карар иткән яшьләрнең фикерен ишетергә телиләр.3000
-
25 гыйнвар 2021 - 14:50Илһам Шакиров исемендәге премия 15 февральдә тапшырылачак Беренче премияләр Резеда Галимовага, Филүс Каһировка, Флер Шакировка биреләчәк.2500
-
25 гыйнвар 2021 - 12:43Татарстанда коронавирус инфекциясенең 87 яңа очрагы ачыкланган Бүгенге көндә республикада коронавирус инфекциясенең 15 538 очрагы теркәлгән.2600
-
25 гыйнвар 2021 - 12:36Торбаүткәргечтә авария булу сәбәпле ике урамны су баскан Торбаүткәргечнең тузуы аркасында 11 торак йорт сусыз калган2500
-
25 гыйнвар 2021 - 12:33Бүгенге көндә Чаллыда 3771 кеше эшсез Кадрлар үзәгенең мәгълүматлар базасында 5 615 вакансия бар.2700
-
25 гыйнвар 2021 - 12:13"Ел студенты - 2020" билгеле булды Барлыгы иң-иңнәрдән 16 номинациядә лидерлар финалга чыкты2700
-
25 гыйнвар 2021 - 12:03Санкт-Петербургта Чаллы кызын көчләү буенча тикшерү эше бара Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара2900
-
24 гыйнвар 2021 - 19:0911миллионлык машина откан һәм аны яндырган 25 яшьлек яшь кеше аның яңа машинасы нәрсә һәм ничек булдыра алганын узып баручыларга күрсәтергә теләгән, тик нәтиҗәдә, ул янгын оештырган һәм хәзер машинаны куркыныч йөртү өчен судка повестка алган5100
-
13 гыйнвар 2018 - 12:3511 бистәдә янгын
-
29 ноябрь 2017 - 06:59Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев: Татар телен белмәү - үз анаңа хыянәткә тиң
-
24 гыйнвар 2021 - 08:15Татарстан Президенты Чаллыда социаль ипотека йортына күченүчеләрне котладыГабдрахман Әбсәләмов проспектындагы яңа йортта бюджет хезмәткәрләре, грант алучы табиблар, яшь гаиләләр һәм күп балалы гаиләләр яшәячәк.3700
Газета выходит два раза в неделю, по средам и пятницам. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: "Шəhри Чаллы"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-67912 от 06.12.2016
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Султанов Ильшат Флунович
Адрес редакции: РТ, город Набережные Челны, бульвар Юных Ленинцев, 9
Телефон редакции: 57-01-19
О фактах коррупции сообщить по электронному адресу: shahri_chally@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика