Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

66 капчык вак акча җыйган

Хәстәрлекле хатын аңа өр-яңа машина сатып алган.

Кытайлыларның уңганлыгына, тырышлыгына һәм тапкырлыгына шаккатмый мөмкин түгел. Әллә нинди яңалыклар уйлап табудан тыш, бик хәстәрлекле һәм түземле халык та әле алар. Мәсәлән, Кытайның Цанчжоу шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз "Volkswagen Passat" маркалы өр-яңа автомобиль сатып алу өчен 13 мең вак акча китергән. 190 000 юань (1,7 миллион сум) сумлык машинага ул алдан заказ биргән булган. Сатып алу көне җиткәч, салонга 66 капчык вак акча китергән.
Автомобильләр сату салонындагы 17 хезмәткәр капчыктагы акчаларны өч көн буена санаган. Алар бу эшне идәнгә утырып, бик җайлап башкарган.
Билгеле булуынча, бу ханым кабымханәдә эшли. Анда керүчеләр еш кына вак акча түли икән. Ул бу акчаларны ун ел дәвамында гел җыеп барган. Машина алу аның күптәнге хыялы булган. Вакыт җиткәч, капчыктагы акчаларны банкка илтеп тормаган, турыга автомобильләр салонына юлланган.
Нәтиҗәдә, ул капчыктагы 131 492 юаньне (1,2 миллион сум) машина өчен түләгән, ә калганын электрон банк аша күчергән.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/root/66-kapchyk-vak-akcha-yygan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев