Шəhри Чаллы

67 яшьлек әби кызына бала табып биргән

Грециянең кечкенә генә авылында яшәүче 67 яшьлек Анастасиягә кызына бала табып биргәнче суд карарын көтәргә туры килгән. Чөнки бу Грециядә беренче тапкыр ЭКО ясату очрагы икән. Аның кызы 43 яшьлек Константина озак еллар бала таба алмаган, дип яза Маил.ру. Кызы өчен суррогат ана булырга ризалык биргән Анастасиянең көмәнлелек чоры бик...

Грециянең кечкенә генә авылында яшәүче 67 яшьлек Анастасиягә кызына бала табып биргәнче суд карарын көтәргә туры килгән. Чөнки бу Грециядә беренче тапкыр ЭКО ясату очрагы икән.

Аның кызы 43 яшьлек Константина озак еллар бала таба алмаган, дип яза Маил.ру. Кызы өчен суррогат ана булырга ризалык биргән Анастасиянең көмәнлелек чоры бик яхшы уза. 7 ай ярым булуга баланы ярып алалар. Шулай итеп, ана кеше кызына бер килодан артык авырлыктагы кыз бала табып бирә.

Баланы үзе тапса да, аны оныгы кебек күрәм, ди икән Анастасия. Хәзер ул дөньядагы иң өлкән суррогат ана булып санала.

http://matbugat.ru/news/?id=17483

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: