Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

7 августтан намаз вакытына үзгәрешләр керде

Май ба­шын­нан алып, ав­густ ае ба­шы­на ка­дәр, без­нең җир­лек­нең та­би­гый үзен­чә­ле­ге бу­ла­рак, шә­фәкъ ак­лы­гы ир­тән­ге таң бе­лән ку­шыл­ды. Ди­мәк, төн дә­ва­мын­да ак­лык­бет­ми һәм яс­тү на­ма­зы­ның ба­шын, шу­лай ук ир­тән­ге на­маз­ның ба­шын ас­т­ро­но­мик исәп­ләү бе­лән бил­ге­ләп бул­мый иде.

Мәгъ­лүм бул­ган­ча, шул сә­бәп­ле, дин га­лим­нә­ре сүз­лә­ре­нә та­я­нып, бу чор­да сә­гать бе­лән исәп­лә­ү­гә кү­чү ка­рар кы­лын­ды. Яс­тү на­ма­зы ко­яш ба­е­гач, 1 сә­гать 30 ми­нут­тан соң, ә сә­хәр тә­мам һәм ир­тән­ге на­маз ке­рү ва­кы­ты ко­яш чы­гар­га 2 сә­гать ал­дан дип бил­ге­лән­де.

Ә ав­густ ба­шын­нан алып (Ка­зан өчен 7 ав­густ­тан) исә, ки­ре­сен­чә, на­маз­ның тө­гәл кер­гән ва­кы­тын исәп­ләү мөм­кин бу­лу сә­бәп­ле, на­маз ва­кыт­ла­ры ко­яш йө­ре­ше­нә ка­рап, ас­т­ро­но­мик хи­сап­лау ысу­лы бе­лән тө­гәл ва­кы­тын­да күр­сә­те­лә баш­лый. Шу­ңа кү­рә яс­тү на­ма­зын уку ва­кы­тын­да ки­сәк үз­гә­реш бар­лык­ка ки­лә, дип хә­бәр итә Та­тар­стан мө­сел­ман­на­ры ди­ния нә­за­рә­те сай­ты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев