7 нче этап безнең файдага
Бер көн ялдан соң «Африка эко рейс» раллиеның 7 нче этабы тәмамланды. Йөк машиналары арасында «КАМАЗ-Мастер» командасы (Антон Шибалов, Роберт Аматыч һәм Алмаз Хисамиев) беренче булып килде. Сергей Куприянов, Александр Куприянов һәм Анатолий Танинның газ-дизель ягулыгындагы «КАМАЗ»ы әлегә икенче. Генераль классификациядә Россия йөк машиналарына кагылышлы үзгәрешләр булмады. Автомобильләр һәм йөк...
Бер көн ялдан соң «Африка эко рейс» раллиеның 7 нче этабы тәмамланды. Йөк машиналары арасында «КАМАЗ-Мастер» командасы (Антон Шибалов, Роберт Аматыч һәм Алмаз Хисамиев) беренче булып килде. Сергей Куприянов, Александр Куприянов һәм Анатолий Танинның газ-дизель ягулыгындагы «КАМАЗ»ы әлегә икенче. Генераль классификациядә Россия йөк машиналарына кагылышлы үзгәрешләр булмады. Автомобильләр һәм йөк машиналарының гомуми зачетында Шибалов икенче, ә Куприянов - алтынчы. Автомобильләр һәм йөк машиналар арасында, элеккечә, "Toyota"да Казакъстанның Канат Шагиров экипажы беренче бара. Россиялеләр лидердан 54 минутка артта кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев