8 миллион сумлык грант
Шәһәребезнең коммерциянеке булмаган 6 оешмасы Президент гранты фонды җиңүчесе булды.
Гомуми сумма 8 миллион сумнан артык. “Перспектива” ресурс үзәге директоры Гөлнара Шагиева әйтүенчә, барлыгы 18 гариза бирелгән булган. Беренче турда “ДЦПлы балалар” фонды җиңгән. Ул 4 млн 780 мең сум грант алачак. “Азира” хәйрия фондына 1 миллион 200 мең сум акча бирелә. Тимур Исламовның хәйрия фонды 1 миллион 116 мең сум грант алачак. “Ирекле территория” 500 мең сумга якын акчалы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев