83 яшьлек Әспирә әби: «Изге җаннар күп икән – бәладә ялгыз калдырмадылар»
Актаныш районының Буаз Күл авылындагы коточкыч янгында йортсыз калган Әспирә әбигә, халыктан җыелган акча хисабына, өр яңа өй сала башладылар.
«Бурдан кала, уттан калмый». Әлеге җан өшеткеч мәкаль быел телдән дә төшми дияргә була. Әле тегендә, әле монда «кызыл әтәч» тузыну нәтиҗәсендә йорт-җирсез калучылар хакында шөбһәле хәбәрләр ишетелеп тора. Әйе, артык коры һәм җилле яз күпләрнең җан тынычлыгын, гомер буе туплаган мал-мөлкәтен күккә очырды шул быел. Мәгълүм булганча, иң беренчеләрдән булып бәла Актаныш районының Ямалы авылы халкы капкасын шакыды. 10 апрель көнне булган тетрәндергеч хәлләр аларның әле дә күз алдында.
«Ярты сәгать эчендә янып беттеләр»
«Ярты сәгать эчендә биш хуҗалыкны кара күмергә калдырып, җир белән тигезләде шул чакырылмаган явыз «кунак». Вакытында коткаручылар килеп җитмәсә, зыян күрүчеләр тагын да күбрәк булыр иде», – ди бу фаҗига нәтиҗәсендә йорт-җирсез калган 83 яшьлек Әспирә әбинең кызы Рушания Шәймөхәммәтова. Шушы көннәрдә без аларның үзләре белән очрашып, хәл-әхвәлләрен белешеп кайттык.
«Фаҗигадән соң ике ай чамасы үтсә дә, әнкәй әле дә тулысынча рәткә килә алмый, – дип сүзен дәвам итте Рушания ханым. – Гомере буе хәләл көчен түгеп туплаган мал-мөлкәтен генә түгел, ә мәрхүм әтиебезнең истәлеген югалтты әниебез ул көнне. Менә ни өчен җаны әрни аның, менә ни өчен әле дә өстәленнән дару өзелми», – диде ул. Әспирә әбинең кан саркып торган ярасын кузгатмас өчен ул көнге хәлләрне дә иң элек кызларыннан сораштырырга булдым.
«Яланаяк чыгып чаптым»
Инде мәгълүм булганча, коточкыч янгын көндезге сәгать 3ләр тулып киткәч башлана. «Әниебез безнең дини кеше, кулыннан дога китаплары төшми. Фаҗига буласы көнне дә ул өендә азан тавышын тыңларга дип, аш бүлмәсенә радиосын кушарга чыга. Аңа үрелим дигәндә генә күзе тәрәзәгә төшә. Анда ул күршедәге хуҗасыз ихатаның бакчасыннан ысылдап торган еландай туп-туры күтәрелгән кара төтенне абайлап ала. Аягына кияргә дә онытып, шуны карарга дип ишегалдына чыгып чаба. «Бу явыз зәхмәт безгә таба шуыша бит», – дип, куркуга калып, икенче як күршебезнең калай коймасын кага башлый ул. Үзе: «Пожар, пожар!» – дип кычкыра. Тик, кызганычка каршы, аның өзгәләнүен ишетүче генә булмый. Ничарадан бичара дигәндәй, ул кире өйгә кереп безгә шалтыратырга була. Апам белән икебез дә авыл мәктәбендә укытучы булып эшлибез. Эштән кайтып, камыр куярга гына дип йөри идем, телефоным выжлый башлады. Трубканы алуга әнинең: «Янабыз, кызым, янабыз!» – дип ачыргаланып кычкырган тавышын ишеттем. Үзем берни дә аңламыйм: кайда яна, нәрсә яна? Шуның белән элемтә дә өзелде. Шулчак авылның ватсаап төркеменә: «Авылдашлар, Шүрәле (җирле халык телендә урам исеме) яна. Тизрәк килеп җитегез», – дигән тетрәндергеч хәбәр дә килеп төште. Мин әле төгәл нәрсә булганын да аңышмый урамга чыгып йөгердем. Машинама утырып, әни янына кузгалдым», – дип ул көнге хәлләрне барлап китте Рушания ханым.
Бу урында бераз аңлатма кертү дөрес булыр: социаль челтәрләрдә янгынны башта Ямалыда, аннары Буаз Күлдә чыккан дип хәбәр иттеләр. Алар исә бер-берсенә терәлеп диярлек урнашкан һәм бер авыл советына караучы җирлекләр. Шуңа да биредә гомер кичерүчеләр мәйданы буенча күпкә ким Буаз Күлне Ямалы дип әйтергә генә гадәтләнгән. Әспирә әбинең өе исә нәкъ менә әлеге авылда урнашкан була. Кыш айларында ул гадәттә Ямалыда кызларында торса, җәйләрен шунда, үз ихатасында үткәрә. Фаҗига көнне дә аның янына беренчеләрдән булып олы кызы Тәскирә ханым килеп җитә.
«Әни безгә шалтыратып йөргән арада янгын инде аның тыкрыкка терәлеп диярлек торган лапасына килеп җитә», – дип сүзгә кушылды ул үзе. «Сараебыз исә ихатабызның буеннан-буена дярлек сузылган озын бүрәнәләрдән салынган иде. Алар аша ут яшен тизлегедәй мунча ягына да үрмәли, аннары йортның шул якка карап торган өлешенә дә үрелә. Аллаһка мең шөкер, ут ялкыны өйне уратып алганчы әниебез урамга чыгып җитешә», – ди Тәскирә апа.
«Төнлә булса, исән калмас идем»
Дару төймәсе капканнан соң бераз тынычланган Әспирә әби түзмәде, үзе дә әңгәмәбезгә кушылырга булды.
«Иии... Балакаем, гомерем баешында мондый хәлләргә тарырмын дип кем уйлаган?!» – дип сүзен башлады ул.
«Бернәрсәдә дә кайгым булмады минем. Ярый әле Аллаһы Тәгалә документларымны алырга уш бирде. Шифоньерымны ачып, шуларны эләктердем дә, йорт нигеземнең бүрәнәләрен соңгы тапкыр сыпыра-сыпыра урамга атладым. Ике ел элек кенә инсульт кичергән идем, әле дә хәлем китеп аумадым. Раббым көч-куәт биргән инде, күрәсең. Бу хәлләр төнлә булса, инде бакыйлыкка да күчән булыр идем. Күз ачып йомганчы йортны буып алды бит ул «явыз дошман». Мин ишектән чыкканда түбәдән яңгыр урынына шифер ява иде инде», – дип искә алды ул көнне Әспирә әби.
«Таңга кадәр өйләрне сакладык»
Бу вакытка инде фаҗига урынына авыл халкы да җыела. Кызлары исә әниләрен әлеге коточкыч хәлләрне күреп һуштан язмасын дип, янәшәдәге ихаталарның берсенә алып китәләр. Рәттән торган өч өйне ут биләп ала. Тиз арада районнан һәм якын-тирә авыллардан янгын сүндерүчеләр, ашыгыч медицина ярдәме килеп җитә.
«Безнең йортларны инде саклап калырлык түгел иде, коткаручылар янгын башка хуҗалыкларга күчмәсен өчен дә көрәште. Бары шул тырышлыклары нәтиҗәсендә генә алар тагы да зуррак фаҗигагә юл куймады. Вакытында килеп өлгермәсәләр, сигез өй янып беткән булыр иде», – дип кабат әңгәмәгә кушылды Рушания ханым.
Инде яңадан билгеле булганча, янгын башта хуҗасыз өйне камап ала, аннары ике яктагы күрше йортларга үрмәли. Бу гына да түгел, утлы түбәдән шифер каршы як урамга атылып, андагы хуҗалыкларга да кул суза. Әнә шулай берничә минутта биш өй көлгә әверелә. Аларның икесе ташландык хәлдә булса, берсен җәйге йорт өчен сатып алган булалар. Фаҗига көнне анда берәү дә булмый. Бәхеткә, мал-туарга да, кешеләргә дә зыян килми.
«Шөкер, бездә халык бик ярдәмчел. Янгыннан соң калган хәрабәләр кабат пыскып, кабынып китмәсен дип, бергәләшеп таңга кадәр саклап чыктык. Аннары ике көн дәвамында бар авыл белән җыелып ихаталарны чистарттык. Район җитәкчелеге дә бәлабезгә битараф калмады. Техника белән ярдәм итте: экскаваторлар, йөк машиналары берөзлексез эшләп торды. Тиз арада махсус ярдәм счетлары да ачылды», – ди әбинең төпчек кызы. Шул рәвешле өч-дүрт атна дигәндә кабаттан йортларны торгызырлык акча да җыела.
«Киемнәргә кадәр бирделәр»
«Җир йөзендә изге җаннар бу кадәр күптер дип күз алдына да китермәгән идем. Районыбыз, Татарстаныбыздан гына түгел, илебезнең ерак почмакларыннан да акча салдылар. Кызларым хәтта Коми Республикасыннан да шалтыратып, бер белмәгән кешеләр ярдәм кулы сузды дип сөйләде. Казан, Мәскәү, Саратов, Сарапул... Кыскасы, санап бетерерлек түгел. Ураза вакыты булгач, фитыр сәдакаларын алып килүчеләр дә шактый җыелды. Чаллыдан бер эшмәкәр ханым зәкәт сәдакасын өебезгә үк китереп китте. Хәзрәтләребез дә йортыбызга эзне суытмады. 100әр, 200әр мең сум хәер калдыручылар булды хәтта. Мин аларның һәркайсына елый-елый рәхмәт укыдым. Кызларыма исем-фамилияләрен теркәп барырга куштым. Аллаһ насыйп итеп савыгып, яңа өйгә күчсәм, барысына да шалтыратып чыгачакмын. Ә әлегә исә мин көн дә аларга Раббыбыздан бәрәкәтле һәм имин тормышлар сорыйм. Кылган изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын иде дип дога кылам», – ди Әспирә әби.
Кызлары белдерүенчә, әниләренә акчалата гына түгел, хәтта азык-төлек белән ярдәм итүчеләр дә булган. Тартма-тартма ризыкларга кадәр алып килгәннәр аларга. Бу гына да түгел, янгыннан соң икенче көнне үк район үзәгеннән Сиринә исемле сатучы ханым шалтыратып, бер күлмәк белән урамда калган әбине үзенең кибетенә чакыра һәм бушка баштанаяк киендереп җибәрә.
«Машинакаемны юксынам»
Әйе, документлардан башка бернәрсә дә алырга өлгерми кала шул ул. Ике көн элек кенә алган пенсиясе дә, чоландагы сандыкта үлемтеккә дип җыелган шактый гына акчасы да ялкын эчендә калып көлгә әйләнә аның. Ләкин барыннан да бигрәк ул аерылгысыз дустын – 40 елдан артык үзенә тугры хезмәт иткән «Подольск» тегү машинасын юксына. Аны ул яшь чагында ук Мәскәү кадәр Мәскәүдән почта аша кайтарткан була.
Бу урында Әспирә Нәбиуллинаның тормыш китабына да күз салып алу урынлы булыр. Чөнки ул заманында Актаныш районында иң кирәкле осталарның берсе – ир-ат киемнәрен тегүче бердәнбер кеше була. Бу һөнәрне ул 70нче елларда Казахстандагы бер остаханәдә үзләштереп кайта. Анда исә кыз шул якларда гомер кичергән кардәшләре ярдәме белән урнаша. Туган җиренә әйләнеп кайткач яшь белгечне тиз арада районның КБО (көнкүреш хезмәтләре күрсәтү) системасына эшкә алалар.
«Ул чакта гәләфи (галифе) ыштаннар модага кереп китте. Миннән башка аларны тегүче булмады. Җитәкчеләр, авыл советы рәисләре чират торып шул чалбарларны сорыйлар иде», – дип яшьлек елларын искә алып үтте Әспирә әби.
Тормыш иптәшенә, якыннарына да гомере буе үз куллары белән теккән киемнәрне кидерә ул. Күлмәк, чалбар, костюм, пәлтә, хәтта толыпларга кадәр өлгереп чыга аның җитез машинасыннан. Моннан тыш, йорт,урын-җир өчен барлык кирәк-яракларны да үзе тегә.
Йорт дигәннән, ут йоткан бураны алар тормыш иптәше белән 1979 елда Өшәр (Иске Семиостров) дигән авылдан махсус чанага урнаштырып алып киләләр. Тарихтан билгеле булганча, ул елларда, Түбән Кама ГЭСын төзү вакытында, күп кенә хуҗалыкларга су басу куркынычы яный. Әлеге авыл да шул хәлдә кала һәм аның халкы күченеп китәргә мәҗбүр була, әмма җирлеккә әлеге афәт килеп ирешми кала. Әнә шулай кайчандыр су ташкыныннан качып китәргә мәҗбүр булган йортны 44 елдан соң янгын харап итә. Шундый зур авырлыклар белән еллар дәвамында булдырылган хуҗалык бер мизгелдә янып күккә оча.
«Көзгә күчәргә уйлыйбыз»
«Һәр авырлыктан соң Аллаһ һичшиксез җиңеллеген дә бирер», – дип әйтәләр бит дин әһелләре. Шөкер, хәзер инде бар да үз җаена кайта бара. 3 майда инде әбинең кызлары һәм кияүләре осталар яллап, шул ук хуҗалык мәйданында яңа йорт салырга керешкәннәр. Без килгән көнне инде аның түбәсен ябып яталар иде.
«Төзелеш материаллары бар, җитеш. Районнан да 100әр мең сум акча бүлеп бирелде. Хәзер инде булган акчаларны үзләштереп бетерәсе генә калды. Түбәле булсак, эчке эшләрен ничек тә башкарып чыгарбыз. Кем белә, бәлкем көзгә өлгертеп тә булмасмы әле. Әнкәй шуңа өметләнә инде», – ди әбинең кызлары.
«Бәхеткә, бар да тиз арада хәл ителде»
Әйтергә кирәк, янгында йорты янып беткән тагын бер хуҗалыкта да эш кайный бүген. Биредә яшьли әти-әнисез калган Зөлфәт Фазлыйәхмәтов бертуганнары белән тир түгә.
«Безгә ярдәм күрсәтүчеләргә бар гаиләбез исеменнән зур рәхмәт. Әлеге нигез әти-әниебез истәлеге һәм ул без биш туганны берләштерүче җанга якын, иң кадерле урын булды. Бу хәлләрдән соң нишләрбез инде дип хафага калган идек. Бәхеткә, бар да тиз арада уңай хәл ителде. Аллаһ насыйп итсә, без дә кышка кергәнче өй туе уздырырга исәп тотабыз», – дип уйлары белән уртаклашты яшь егет. Әлегә исә үзе ишегалдында вакытлыча яшәп тору өчен кечкенә генә «времянка»да тора.
«Көннәр җылы торганда шунда гына төн кунам. Суытып җибәргән вакытларда Актанышта яшәүче туганнарыма барам. Юл арасы ерак түгел бит», – ди Зөлфәт.
Инде билгеле булганча, янгын чыккан көнне дә егет юлда була. Эше буенча ул еш кына командировкаларга йөри. Фаҗига хакында хәбәр алгач, Самарага киткән җиреннән кире борылып кайта ул.
«Коръән дә, догалыклар да янмаган»
Шунысы гаҗәп, «кызыл әтәч»нең ике хуҗалыкта да бары бернәрсәгә генә көче җитми кала. Янгыннан соң калган хәрабәләр арасыннан Әспирә әбинең кызлары әниләренең изге Коръән китабын табып алсалар, Зөлфәт дәфтәр битенә язылган догалыкларын күреп шакката. «Менә бит, карагыз әле... Ничек аларны ялкын алмаган?» – дип безгә дә күрсәтте аларны егет.
Нәрсә бу? Гади генә очраклы бер туры килүме? Әллә инде Аллаһның бәндәләренә бу дөнья малының бары бер көнлек кенә икәнен искәртеп, Коръән кушканча яшәргә өндәвеме? Монысына инде һәркем үзенчә нәтиҗә ясар.
Нәтиҗә дигәннән, Әспирә апаның кызлары белдерүенчә, бу фаҗигагә китергән сәбәпләр әле дә төгәл билгеле түгел. Ут кайдан, ни сәбәпле чыккан – сораулар һаман да ачык кала. Җавап табылырмы, юкмы – анысын инде вакыт күрсәтер. Иң мөһиме – алга таба мондый афәтләргә бүтән юл куелмасын иде. Моның өчен исә һәркайсыбызга ут белән эш иткәндә саклык чараларын күрергә һәм әйләнә-тирәбезгә игътибарлы булырга кирәктер!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев