Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

88 меңлек мәхәббәт яки мошенниклар ничек кенә алдамый

Хат язышуның бишенче көнендә ир үзенең интернет “мәхәббәтен” затлы бүләк белән сөендерергә теләвен белдергән. Янәсе, ул аңа 7 мең долларлык посылка җибәрәчәк.

Мошенникларның нинди генә төрләре барлыкка килми. Кемгәдер банк хезмәткәре, кемгәдер товар сатып алучы булып шалтыратып, миллионлаган акчаларны үзләштерәләр. Бу төр “акча эшләү ысулы” бигрәк тә пандемия вакытында аеруча арткан.

Әйтик, хәзерге вакытта танышу сайтларында алдау очраклары ешайганы ачыкланган. Элегрәк мондый хәлләрнең чит илләрдә булуын күзәтсәк, бүген үзебездә дә шул. Шушы көннәрдә генә шәһәрдәшебез полициягә, интернет челтәрендә танышкан бер ир-ат тарафыннан алдануы турында хәбәр итте.

Чаллыда яшәүче ханым февраль башында социаль челтәрдә чит ил гражданины белән танышкан. Гадәттәгечә, ир-ат аңа “гашыйк булып” алтын таулар вәгъдә иткән. Озакламый кунакка килергә һәм үз иленә алып китәргә җыенуы турында хәбәр итә. Хат язышуның бишенче көнендә ир үзенең интернет “мәхәббәтен” затлы бүләк белән сөендерергә теләвен белдергән. Янәсе, ул аңа 7 мең долларлык посылка җибәрәчәк.

Бер көннән соң әлеге ханымга посылканың Мәскәү аэропортларының берсенә юл алуы турында хәбәр итәләр. Соңрак аңа мессенджерга «таможня сертификаты» ның хезмәт күрсәтү бәясе 650 доллар тәшкил итәчәк дигән хәбәр килеп төшкән. Чаллы кызы гаҗәпләнгән, тик аның чит ил дусты ул чыгымнарны посылкадагы акча белән каплаячак дип ышандырган. Шушы сүзләрдән соң, хатын-кыз риза булып күрсәтелгән счетка 88 мең сумнан артык акча күчерә.

Посылканы рәсмиләштерү буенча барлык процедуралар тәмамлангач, хатын «таможня хезмәтләре» белән элемтәгә керергә тырыша, ләкин телефоннары сүнгән булуы ачыклана. Ханымның чит ил дусты, шулай ук элемтәгә керүдән туктый.

Шәһәрдәшебез җинаятьчеләр корбаны булуын аңлый һәм бу турында полициягә хәбәр итә. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 ст.2 буенча (мошенниклык) җинаять эше кузгатылды. Хатын-кызга шалтыраткан телефон номерларының Мәскәүдә теркәлүеннән башка әлегә бернинди дә мәгълүмат билгеле түгел.

Эт өрә тора, бүре йөри тора дигән әйтем бар халыкта. Мошенниклар турында күпме генә сөйләсәләр дә, алданучылар адым саен.

Шушы көннәрдә генә шәһәрдәшебезнең йомырка салынган стакан өстендә акча тотып, шул акчаларны мошенникларга җибәрүе турында хәбәр таралган иде.

Баксаң, мондый ысул белән әлеге 49 яшьлек ханым үзенең гаиләсендә булган бозымны чыгарырга теләгән. Мошенниклар белән ул социаль челтәрләрдә танышкан, алар үзләрен танылган сукыр күрәзәченең туганнары дип тәкъдим иткән.

Чаллы кызы таныш булмаган кешеләргә ышана һәм иң беренче эш итеп аларның кушканнарын үти. Шуннан соң җинаятьчеләр хатын-кыз гаиләсендә үлем көтелә дип белдерәләр. Янәсе алар гаиләсенә кемдер бозым ясаган һәм якын киләчәктә үлем-китемнәр шактый булачак. Шул сүзләрдән соң күрәзәчеләр хатын-кызга күпмедер күләмдә акча алып, сулы стаканга йомырка салырга, акчаны шул стакан өстендә тотып торырга һәм шул акчаларны үзләренә җибәрергә кушалар. Әлеге хатын нәкъ шулай эшли дә.

Ләкин күпмедер вакыттан соң җибәрелгән сумманың хатын-кызның туганнарын коткару өчен җитмәвен белдерәләр. Шул сүзләрдән соң корбан 220 мең сумлык кредит рәсмиләштергән һәм сумманың бер өлешен таныш булмаган кешеләр хисабына күчерергә омтылган, тик банк шикле операцияне үткәрмәгән. Шуннан соң хатын-кыз әлеге күрәзәчеләр турында интернаттан мәгълүмат эзли башлый һәм күп очракта мошенникларның әлеге ысул белән эшләвенә төшенә һәм полициягә хәбәр итә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Матди зыян 24 500 сум тәшкил итә.

фото: shkid.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев