9 миллион бирүләре бар
РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасы карамагына Русиянең Монреаль конвенциясенә кушылуы турында закон проекты керткән. Әгәр бу закон кабул ителә калса, авиаһәлакәтләрдә һәлак булганнарның якыннары 9 миллион сумга кадәр компенсациягә исәп тота алачаклар.
Мәгълүм булганча, Монреаль конвенциясе - халыкара һава судноларын бердәм кагыйдәгә берләштерә, самолетларның пассажирлары мән фәгатьләрен яклый. Бүген бик күп илләр бу конвенциягә кушылган инде. Әгәр Русия дә кушылса, якыныңны югалткан өчен компенсация дә артачак, шулай ук пассажирларга авиарейслар тоткарланган яки багажлары югалган очракта да саллы гына сумма түләячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев