90 яшьлек Ләмига әби: «Көндә физкультура ясарга тырышам»
Автор-башкаручы Флүрә Талипованың әнисе язмышы турында сөйләде.
Автор-башкаручы Флүрә Талипованың әнисе Ләмига Фәрхетдинова Чаллыда кызы янында яши башлады. Ул яше шактый зур булуга карамастан, актив тормыш белән яши. Кызы чыгыш ясаган барлык бәйрәмнәрдә катнаша, кыш көне оныклары белән тюбингта таудан шуарга да йөри. Кыскасы, бу әби күпләргә үрнәк булырлык. Очрашып сөйләшкәч, моның шулай икәнлегенә тагын бер кат инандым.
Ләмига әбинең әти-әниләре ягыннан нәсел җепләре Татарстанның Саба районына барып тоташа. Репрессия елларында алар Башкортостанның Салават районына күчеп киткән. Шунда гомер итеп, балалар үстергәннәр. Героемның тормышы да шул районның Урманчы һәм Лаклы авылында узган. Әтисеннән калганда аңа нибары бер яшь булган. Бөек Ватан сугышы чоры балаларына хас бөтен авырлыкларны күргән ул.
«Какы, балтырган, черек бәрәңге ашап үстек. Гомерем буе эштә булдым. Фермада сыер саудым. Хезмәт ветераны дәрәҗәсенә ирештем, бик күп грамоталар, медальләрем бар. Җирле Советка депутат булып сайланып, халык мәнфәгатьләрен дә кайгырттым. Аллаһка шөкер, хәләл ризыклар ашатып, өч бала үстердем. Барысы да хезмәтне яраттылар. Суын да ташыдылар, утынын да кистеләр, ярдылар. Бик тәртипле, тәрбияле булдылар. Уртанчы кызым 57 яшьтә яман шештән вафат булды. Шуның кайгысыннан колакларым ишетми башлады. Аллаһы Тәгалә беркемгә дә бала хәсрәте күрсәтмәсен. Йортымны, хуҗалыгымны калдырып киттем. Бакчамда яшелчәләр, алма агачлары, бик күп дару үләннәре үсте. Гомерем буе кош-корт, мал-туар асрадым. Бал кортлары тоттым. Ун умартабыз бар иде. Моннан берничә ел элек аларны уртанчы кызыма бирдем, чөнки күтәреп йөртергә, карарга авыр була башлады. Аларны бик яхшылап тәрбияләргә кирәк бит, балны ашавы гына җиңел», – дип искә алды ул үзенең Башкортстандагы тормышын Ләмига әби.
Язмам герое яшь вакытта бик матур җырлаган. Бөтен эшен җырлый-җырлый башкарган. Хәзер инде дингә игътибарны арттырган, ураза да тота, Коръән, догалар укый, «Йәсин»не бер көн дә калдырмый. «Аннан башка тора алмыйм. Укыгач йөрәккә рәхәт була», – ди.
Ул Чаллы кешеләренең игелекле, ихлас булуына таң калган. «Мондагы халыкның яхшылыгына исем китте. Кызым яныннан китәсем дә килми, монда калам. Бу якта бик динле халык яши. Муллалар да укымышлы. Аллаһы Тәгаләдән вакыты җиткәч, монда җирләнергә дә ризамын. Олы сөякне кайда күмсәң дә ярый. Балаларымны интектерәсем килми», – ди.
Ләмига әби кызының матур итеп җырлавына, аның яхшы кешеләр арасында яшәвенә сөенә. Ул гастрольләрдә вакытта оныклары тәрбиясендә кала.
«Әнием бик укымышлы. Хәзер дә зирәклеген югалтмады. Гомере буе өенә газета-журналлар яздырып укыды. Хәзер дә бу аның яраткан шөгыле. Аллаһы боерса, «Шәһри Чаллы»ны да яздыртырбыз дип торабыз. Дини китаплар өстенә, татар язучыларының китаплары белән дә кызыксына. Айдар Хәлимнең романын укып бетерә инде. Аллаһка шөкер, күзләре яхшы күрә, күзлек тә кими. Аның газета-журналлар, китап укуы – балаларга да, яшьләргә дә үрнәк. Ул беркайчан тормыштан зарланмады. Гомер буе авыр эштә эшләде. Безгә карата бик таләпчән иде. Бервакыт әни кигезеп җибәргән ап-ак оекбашлар белән елгага төштек һәм боз ярылып китте дә суга баттык. Юеш аяклар белән ничек әнигә күренергә дип уйладык. Кайттык та, кара мунчага кереп, оекбашларны юдык. Әни безнең хәйләне сизми калды (көлә). Гөлнәфисә апамның (аның белән мине өйдә бикләп калдырган иделәр) чолан тәрәзәсен алып чыгып, клубка апа белән әни янына концертка баруын хәзер дә көлешеп искә алабыз. Әниебез катлаулы тормыш юлы үткән. Беренче иреннән аерылып, зур кызы белән Урманчы авылына минем әтиемә килгән. Әтием миңа 1 яшь булганда чирләп вафат булган. Уртанчы апа Гөлнәфисә белән икебез бер әти бер әнидән туган балалар без. Мин 8нче сыйныфны тәмамлагач, әни күрше Лаклы авылына үги әти Асбилга кияүгә чыга. Әниебез Урманчы авылында сыер савып өй салырлык акча җыйган иде. Безне кешедән ким-хур итмәс өчен барысын да эшләде. Без аңа гомеребез буена рәхмәтле», – ди Флүрә ханым.
Ләмига әбидән бәрәкәтле гомернең сере нидә дип сорадым. «Кеше организмына физик хезмәт файдалы икән. «Хәрәкәттә – бәрәкәт», – диләр бит. Көндә физкультура ясарга тырышам. Сафа һавада йөрим. Тормышның һәр мизгеленнән ямь һәм тәм табарга тырышам. Бигрәк матур тормышта яшибез бит. Бу дөньядан һич туеп булмый», – ди ул.
Ак әби Аллаһы Тәгаләдән илебезгә иминлек, кешеләргә сәламәтлек, иман байлыгы, бәрәкәтле гомер сорый. Теләкләре кабул була күрсен инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев