Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

90 килограммлы балык тоткан Фәрит Минһаҗев: «Мин балыкны кешегә өләшәм”

Актаныш районының Мәсәде авылында яшәүче Фәрит Минһаҗев 90 килолы җәен балыгы тоткан. Бу хакта район башлыгы Энгель Фәттахов инстаграм битендә хәбәр иткән иде. Моның кадәр зур балыкны ничек тотканнын Фәрит абыйның үзеннән сораштык.

– Бу кадәр популяр булырмын димәгән идем. Уңайсыз да инде миңа. Актанышта, гомумән, безнең авылда мондый зур балык тотучы мин генә түгел. 110 килолыны да эләктерүче бар. Су буенда яшәп, балык тотмау гөнаһ булыр иде, – ди ул. – Бергә балык тоткан егетләр минем фотоны интернетка куйганнар, шуннан китте инде танылу. Кайдан гына шалтыратмыйлар. 90 килолы җәенне кармакка тоттым. Зур балыкны ятьмә белән тотып булмый. Җәен өчен махсус кармак сатыла. Шуңа эләккән иде.
Фәрит абыйдан бу кадәр балыкны ничек ашап бетердегез дип кызыксынам. Баксаң, ул аның үзенә калмый да икән. Өләшеп бетерәм, ди.
– Кешегә бирүдән дә рәхәте юк. Калмый дип әйтү бик үк дөрес түгел инде, үзебез дә ашыйбыз. Туганнар, дуслар арасында кемдер кыздырып ашый, бәлешен пешерүчеләр дә бар, – ди Фәрит абый. – Тәмле балык ул. Үләксә ашый диюләре юк сүз икән. Беркайчанда эченнән әллә ниләр чыкмый. Кысла, вак балыклар белән туклана. Эләгеп торса, әле тагын бик күпләрне сыйлар идем.

Гөлгенә Шиһапова 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев