Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

95 яшьлек ветеран юбилеена ел буе көткән кунагы килгән

Тукай районы Теләнче-Тамак авылында туган Илгизәр Гариф улы 1945 елда Иранга хезмәт иткән.

Фәрид Салахов Бөек Ватан сугышы ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котлады. Илгизәр Гариф улы Идиятуллин бер ел элек Фәрид Салаховны юбилеена кунакка чакырган булган.

Чәй өстәле артында ветеран хатирәләре белән уртаклашты.

Илгизәр Гариф улы Тукай районы Теләнче-Тамак авылында туган. Урта мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. 1944 елда Совет Армиясе сафларына алына. Пенза өлкәсендә 14 нче ат артиллериясенең запас полкында хезмәт итә. 1945 елда Иранга җибәрелә. «Германияне Җиңгән өчен», «Фидакарь хезмәте өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чаллы шәһәрендә Илгизәр Гариф улы гаиләсе белән 70 ел яши. 20 ел урман эшкәртү базасында тракторчы булып эшли. 1972 елдан лаеклы ялга чыкканчыга кадәр «КАМГЭС»та бульдозер машинисты булып эшли.

Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев