Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Абхаз мандариннары җонлы түгел, шоп-шома

Абзазия белән Россия чигендә тонна-тонна мандарин чери. Биредә быел да елдагыча мандарин шаукымы. Россиялеләрнең яңа ел өстәлендә мандарин булсын дип, абхазлар чик буенда өчешәр, дүртешәр тәүлек төялгән товарларын саклап чират торалар. Дөресерәге бу республиканың туризмнан кала икенче акча эшләү чыганагы ул мандаринны Россигә чыгарып кыйммәткәрәк сату. Тезелеп киткән фураларга шыплап...

Абзазия белән Россия чигендә тонна-тонна мандарин чери. Биредә быел да елдагыча мандарин шаукымы. Россиялеләрнең яңа ел өстәлендә мандарин булсын дип, абхазлар чик буенда өчешәр, дүртешәр тәүлек төялгән товарларын саклап чират торалар. Дөресерәге бу республиканың туризмнан кала икенче акча эшләү чыганагы ул мандаринны Россигә чыгарып кыйммәткәрәк сату. Тезелеп киткән фураларга шыплап мандарин тутырылган, җиңел машиналарның багажнигында да шушы җимеш, җәяүлеләр үзләре арбага җигелеп капчык-капчык мандариннарны тарталар. Карап торсаң гаҗәп, бөтен җирдән мандарин исе килә, борынга кайчак җылы көньяк җиле белән чери, әчи башлаган ис тә килеп керә.

Абхазларның күбесенең мандаринны Россиягә чыгару өчен документлары юк,булганнарыныкы да сатып алынган кагазьләр яки ялган сертификатлар.Шуңа күрә алар ничек тә чикне узып, Россиядән килгән күпләп сатып алучыларга барып җитәргә хыялланалар. Анда-чикнең аргы ягында үзе бер "мафия", сатып алып кабат Россиянең төрле өлкәләреннән килгән эшмәкәрләргә сатучылар җитәрлек.

Абхазга мандаринын тизрәк сатырга кирәк юкса товар бозыла. Кавказ халкы кызу канлы хакны килешә алмыйча кайчак абхазлар белән Адлер әрмәннәре сугышып китә. Быел мандаринны күпләп уртача 50 сумнан саталар, бозыла башлаганнарын сыйфатына карап 25-30 сумнан да җибәрәләр.

Абхазлар быел Төркияне сүгәләр, чөнки мандарин сатуда гына түгел туристларны да бу дәүләт үзенә тарта, имеш абхазлар өлешенә керә. Төркия белән Россия арасында аралар начрайгач сөенгән абхазия халкы хәзер пошаманда : алдагы җәйдә россиялеләр безгә ялга килерләрме?, дип борчылалар. Җитмәсә Россия базарын бүген Төркия мандариннары баскан. Төрекләрнең җимешләре бар яктан да стандартка туры килә, сыйфатлы. Абхазларныкы исә күпкә калыша. Алар шулай булса да үз товарларын мактый: "Безнең мандариннар җонлы түгел, ү... күкәе бебек шоп-шома", диләр алар . Ничек кенә реклама ясарга белмиләр, гүя төрекләрнеке җонлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев