Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Абхазия онлайн

Гаҗәеп матур, яшеллеккә күмелгән, горур таулары белән үзенә тартып торган, Кара диңгез буена урнашкан Абхазияне табигате өчен бер күрүдә яратмый мөмкин түгел. Тау һәм диңгез һавасы кушылып биредә үзенчәлекле, сәламәтлеккә шифалы климат хасил итә дә инде.

Шуңа да бу илгә алтынчы тапкыр ял итәргә баруым аны үз итүдән, матурлыгын кабат-кабат күрү теләге бетмәүдән инде. Советлар чорындагы Абхазия хәзер инде күп ягы белән аерылып тора. Аллаһы Тәгалә бу тау халкына яшәр өчен бөтен уңайлыкларны, күркәм табигатьне биргән, әмма быел соңгы баруымда бөтенләй кире нәтиҗәләргә килүемә күп сәбәпләр булды.

...Хезмәттәшләремә интернет аша онлайн Кара диңгез яр буен, тауларны, матур күренешләрне фотога төшереп җибәрдем. Ләкин кызу канлы Кавказ халкының биредә ниләр кылып, ни уйлап яшәвен генә сүрәткә төшереп булмады.

Тарихына күз салсак абхазлар тауларда, үзәнлекләрдә яшәгән халык. Алар мал асрап көн күргәннәр. Госманлы империясе Абхаз кенәзлеген басып алгач аларның сугышырга көчләре җитмәгән. Тарих дәвамында бу якларга кемнәр генә килеп үзләренеке итәргә тырышмаган: греклар, итальяннар һәм башка илбасарлар биредә үз хакимлекләрен урнаштырырга тырышканнар. 1877-1878 елларда Россия империясе бу җирләрне үзенеке итә, яулап ала. Анда абхаз һәм биредә яшәгән черкес халкы төрекләр ягында сугыша 50 мең чамасы абхаз Төркиягә күчеп китә. Патша хөкүмәте Абхазиядә сәяси репрессияләр үткәрә, буйсынмаганнарны Россиянең караңгы авылларына сөргенгә җибәрәләр, халыкны кыру сәясәте бик көчле була. Совет власте чорында Абхазия Грузия составында автономияле республика булып саналды. Бу чорда абхазларның хокуклары чикле булды. Сталин хөкүмәте совет власте урнашуга ук Грузиянең уртасындагы грузиннарны махсус абхазлар арасында урнаштыра. Шәхси бу эш Бериянең үзенә йөкләтелгән була. Грузиннар килгәч таулардан төшкән абхазлар азчылык булып саналсалар да, күп һөнәргә- яңача яшәү рәвешенә күнегәләр. Грузиннар аларны чәй игәргә, цитрус агачлары плантанцияләре утыртырга, виноград үстерергә өйрәтәләр. Ике халык 70 ел дәверендә бер-берсенә түземле булып гомер итәләр. Әмма үз дәүләтен булдыру турында хыялланып яшәгән абхазлар йөрәкләрендә грузиннарны күрә алмыйлар, дошман саныйлар. Чөнки бар өстенлек аларга бирелгән, үз телләрендә укый-яза алмыйлар, дәүләт теле грузинча гына була. Советлар Союзы таркалып үзгәреш җилләре исә башлагач абхазлар грузиннардан аерылу өчен баш күтәрәләр. 1992-1993 елларда грузин-абхаз сугышы җиңү белән төгәлләнә. Чечен сугышчылары бәйсезлек алуда абхазлар ягында үзләрен аямый сугышалар, аннан Россиянең ярдәм итүе, биредә яшәүче әрмән халкының да алар ягында сугышуы Грузияне үтә табышлы һәм мөһим саналган бер төбәгеннән мәхрүм итә. Инде 23 ел Абхаз чикләрен безнең солдатлар саклый. Тынычлык урнашкач 1994 елдан башлап Абхазиягә Россиянең төрле төбәкләреннән туристлар агыла башлый.

Уңайлы климат, Кара диңгез - бу халыкның бәхете өчен бирелгәндер. Абхазия республикасы яшәешен менә инде чирек гасыр туризм финанс белән тәэмин итеп тора. Биредә безнең рубль кулланылышта, абхазларның үз акчалары юк.

...Моннан ун ел элек килгәндә биредә бәяләр түбән, җирле халыкның ял итәргә килүчеләргә мөнәсәбәте яхшы иде. Елдан-ел туристларның килүе арткан саен абхазларның да аппетиты арта барды. Шәхси йортларда торган өчен дә, азык-төлеккә дә бәяләр сикерде. Сугыштан калган җимереклек һәм табигый матурлык арасында бернинди контрольгә дә алынмаган бизнес колач чәйде. Рус туристы абхазлар өчен акча саву чыганагына әйләнде.

...Быел Абхазиягә чыга торган Псоу чик буе контролендә хәтта туристларның чемоданнарын махсус рентген җайланмалары аша карап тору да юк, Россия паспортыңны гына бик җентекләп тикшерәләр. Ә инде абхаз ягына чыккач, сиңа "саранча" явы ябырыла.

Бер төркем таксистлар, шәхси автобус хуҗалары тиз арада Абхазиянең кайсы шәһәренә барасың килә шунда илтеп куярга вәгъдә итеп сине тарткалыйлар. Беренче тапкыр килгән кеше югалып кала, алар моны яхшы сизә. Чиктән ерак түгел Гагра шәһәренә мең сумга да илтеп куярга мөмкиннәр, ә маршрут автобусы белән 50 суга да барырга булганын белми күпләр. Шушында ук диңгез буенда гына бөтен уңайлыклары булган шәхси йортка яки отельгә илтеп "арзан" гына бәягә урнаштырырга теләүчеләр дә сиңа бәйләнеп җаныңны корыталар. Шулай итеп чикне чыгу белән менә шундый ыгы-зыгыга эләккәнеңне көт тә тор!

Иң дөресе "дикарем" килгәнсең икән мондагы шарлатан-мошенникларның берсен дә тыңламый автобуска утырып үзең теләгән шәһәргә барып, йөреп, эзләп тору урынын үзең сайлау, бәяләр турында хуҗаның үзе белән күзгә-күз сөйләшү файдалырак була. Юкса, әллә нинди уңайлыклар вәгъдә иткән арадашчылар сине ниндидер диңгездән ерак бер караңгы, пычрак ишегалдына китереп ташлап, акчаңны алып китәргә мөмкиннәр. Мондый алданганнарны шактый очратырга туры килде, алар соңыннан белешеп йөреп тагы да әйбәтрәк шартлары һәм арзанрак бәяле бүлмәләр табулары турында да борчылып сөйләделәр.

Шәхси өйләрнең һәрберсе капкасына "Сдается комната" дип язып элгәннәр. Менә шунда сайлау мөмкинлеге бар инде. Бәяләр ничек килешәсең, тәүлегенә кеше башына 300 сумнан башлап, 1000 сумга кадәр. Хәйләкәр Кавказ халкы монда да тәү килгәннәрне алдап зур хакка күндерә. Мин мәсәлән элекке танышларымда 250 сумга яшәдем, күрше өйдә шул ук шартларда дүрт кешедән торган гаилә бер кеше өчен 750 сум түләп ял итте. Монда алдау, ничек итеп синең акчаңны кулга төшерергә белмиләр.

Мин урнашкан Гаграны Абхазиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр "азгын" шәһәр диләр. Биредә егерме ел элек бер ике ашханә булса хәзер һәр өйдә, ишегалдында диярлек кафе, ресторан. Ашны бөтен гаиләләре белән пешерәләр: бабасы да, баласы да, малайлары, кызлары. Чөнки сезонда акча эшләп калырга кирәк. Ә аларның медицина кенәгәләре бармы-юкмы икәнлеген беркем дә тикшерми, салымнар түләдегезме, дип сорап йөрүчеләр дә юк. Һәркем үз кесәсенә эшли.

Шунысы кызык, җимерек биналар, корылмалар бик күп биредә. "Нигә шуларны ремонтлап куймыйсыз?" дип сорагач "Бездә бит сугыш булды", дип җавап бирәләр. Ә бит сугыштан соң 23 ел үткән. Ялкау абхаз халкы, совет чорыннан калган тротуарлар, мәктәп биналары ремонтланмаган. Грузиннардан калган шәхси йортларны алып үзләренеке итеп бетергәннәр анысы. Чөнки аларга туристлар кертеп акча эшләп була. Ашханәләр дигәннән анда стандарт меню төзелгән, әмма ашларның барысын да әзерләмиләр, әзерләсәләр дә көтеп утырырга туры килә. Мин ничә ашханәгә кереп төрле ризыклар ашап карадым, бервакытта да туеп чыкмадым. Бәяләр югары, әйтик, чанохи атлы ризык (чүлмәктә яшелчәләр белән пешерелгән ит) 220 сум, хачапури 150 сум, кайбер кафеларда 200гә саталар. Ярый бәяләр кыйммәт булсын ди, тагы бер куркыныч әйбер, ашханәләрдә ашап чирләгән кешеләрне очратырга туры килде. Казаннан гаиләсе белән килгән Ленар атлы якташым ун көн ял эчендә барыбыз да эч китеп чирләп яттык, диде. Хикмәт, шул ашханәләрдә инде, мин аны башка еллардан беләм. "Улым бик нык чирләде, эче генә китү түгел гел косты, температурасы күтәрелде, сөякләре сызлады", - ди Ленар. Хатыны да бер атна торалмый яткан. Үзе исә кайтырга өч көн кала чирләгән. Авыруның сәбәбен якташым соңыннан гына аңладым, ашханәләрдә эчкән компоттан түгел микән, диде. Булуы бик бар.

Гаграда почмак саен даруханә икәнлеген искә алсаң, шул (ашханә хуҗаларының кайберләре үзләре үк даруханә ачып куйганнар), эч китү чирен махсус таратмыйлар микән дип уйлап куярга нигез бар. Ә дарулар бәясенә килгәндә, бездә йөз сум торган диареядән таблеткалар биредәге аптекаларның берсендә биш йөз, икенчесендә мең сум торуын күреп гаҗәпкә каласың. Пермьнән килгән ике дус кыз Света белән Ирина бөтен шәһәр буйлап бездә һәр даруханәдә тулып ята торган левомицетинны эзләгәннәр, таба алмаганнар. Туристларны чирләтеп табыш алу системасы монда яхшы куелган булса кирәк.

Абхазиядә һәр почмакта һәр өйдә һәр кибеттә, базарларда, ашханәләрдә үзләре өйдә җитештергән шәраб, коньяк, чача саталар. Эчәргә яратучылар өчен җәннәттер бу диясең. Алкогольле эчемлекләр күп, кеше гомере бер генә.

Аларның сыйфатын тикшерүче дә, белергә теләүче дә юк. Киров өлкәсеннән килеп ял итүче Сергей һәм Алешалар төрледән-төрле шәрабләр белән сыйланып өч көн буе агуланып авырып ятканнар. Хуҗабикә каяндыр бик шәп абхазлар үзләре өчен генә тота торган чача алып кайтып аларны аякларына бастырган. Ирексездән уйлап куясың, бездә, Россиядә, спиртлы эчемлекләр сату шул кадәр каты контрольгә куелган, ә биредә... шул ук рәсәйлеләр килеп абхаз "бурда" сын эчеп агулана. Узган елларны Гаграда алкогольдән үлүчеләр дә булган икән. Шәраб сатып торган урам чатындагы урынга киләм, бәяләрне белешәм. Шәраб сатучы яшь кенә кыз әй китте мактап, егерме төрле эчемлеге бар икән. Мин сыйфатлары белән кызыксынам. Бары миндә генә иң шәпләре, ди бу күз дә йоммыйча. Гомумән, бар әйберне дә бездә генә иң яхшысы, дип сату кавказлыларның канында. Ул да булмады каяндыр бер турист егет килеп басты яныбызга. "Ала күрмәгез, монда бер генә дә чын шәраб юк, барысына ниндидер әче эчемлекләр, компотлар, сулар кушылган", дип миңа әйтә башлады. Менә китте шуннан сатучы кыз белән әйткәләшү. Мин дә егетне яклап: "Ни өчен Россия туристларын ялган эчемлекләр белән алдалыйсыз?" - дип әйтеп ташладым. Кыз керфекләрен дә селкетмичә: "Ә нәрсә, үзегезнең илегездә ашаганыгыз да химия бит, безгә акча эшләргә кирәк. Россия Абхазияне грузиннардан алып бирде, әйдә безне тартып барыгыз, туйдырыгыз", - диде. Ул да булмады ул телефоннан кемнәрнедер ярдәмгә чакырырга тотынды. Без эшне аңлап тизрәк таю ягын карадык. Ял ахырына кадәр күп тапкырлар абхазларның ялган эчемлекләрен эчеп, агуланучылар турында ишетергә туры килде.

Санитария, чисталык ягыннан биредә яшәүче халыкларны мактарлык түгел, кафеларда эшләүче үзбәкләр дә алардан калышмыйлар.

Абхазиягә ял итүчеләр бу җәйдә шулкадәр күп килә икән, чик буенда үз машиналары белән килүчеләр тәүлек буе чыга алмый чиратта торалар, дигән хәбәр ишетелде. Абхазлар Россиянең Төркия белән арасы өзелеп торуга шундый шатланганнар, чөнки акча агымы алар тарафына борылды. Таш өстендә кызынып ятучылар, су коенучылар арасында нинди генә милләт кешеләре юк?! Калмыклар, якутлар, осетиннар, марилар, чуашлар, башкортлар, урыслар тагы әллә нинди мин ишетмәгән-белмәгән телләрдә сөйләшүче халыкларны очраттым. Шулай да монда күпчелек Мәскәү белән Татарстаннан килгәннәр дигән нәтиҗә ясадым, чөнки танышып сөйләшкән ун кешенең бишесе башкаладан, өчесе Казаннан калганнары башка төбәкләрдән иделәр.

Абхазиядә диңгез суы чиста, күрше Адлер, Сочида бик болганчык, чүпле диделәр. Монысына ышанырга була, чөнки курорт шәһәрләрне ташлап килүчеләр шактый монда.

Шунысы шикләндерде Гагра тау битенә һәм үзәнлеккә урнашкан шәһәр. Аның юынтык сулары ягъни канализациясе кая тоташа икән? Бу сорауны мин кайбер җирле халыкка биреп карасам да төгәл җавап ала алмадым, берсе генә тау астына китә диде. Ә берсе үз гомеремдә дә диңгездә коенмыйм, дип әйтте. Эчәр су халыкка таулы районнардан торбалар аша килә. Совет заманында салынган бу торбалар күп җирдә череп урамда чишмә кебек агып ята. Исәбе юк төче суның, әмма ут сүнсә бөтен шәһәр сусыз кала. Электр энергиясе биредә даими бетеп тора, кайбер вакытларда шәһәр утсыз тора. Ут беттеме суыткычлар эшләүдән туктап кала, кибетләр, ашханәләр фонарьлар кабызып куялар. Электр энергиясенең кадере юк Абхаз илендә. Нигә булсын, алар аның өчен тиеннәр түлиләр, көндезләрен урамнарда лампочкалар янып тора. Һәр өйдә бүлмә саен кондиционер, ике-өч суыткыч, ашны электр плитәләрендә пешерәләр. Күпме кирәк утны шулкадәр тот! Электр энергиясе Россиядән килә икән ләбаса! Ай саен үзебезнең өйдәге исәпләү җиһазларыннан саннарны киловаттына кадәр төгәл язып тапшырып бару искә төшә дә, биредәге халыкка да шул законнарны кертәсе килә башлый. Исәпсез-хисапсыз электр энергиясен кулланудан җирле подстанцияләргә көч килә, шуңа аварияләр еш була. Узган ел, шул сәбәпле быел да ял итүчеләрнең күпчелеге кире Россия ягына кайтып киттеләр, дип сөйләгәннәр дә колакка кереп калды.

Диңгез яры пляжы ташлы, урыны белән зур-зур ташлар, диңгез эченә кергәндә дә берничә тапкыр аягымны ташка бәреп канаттым. Шулай да әйткәнемчә яр буенда аяк басар урын да булмый. Пешкән кукуруз чәкәне, каклаган балык, креветкалар, салкын сыра сатып йөрүчеләр белән дә яр буе гөжләп тора. Күбесенчә таулы районнардагы авыллардан килгән әрмәннәр шөгыльләнә бу эш белән. Аларның: "Креветки, холодное пиво, риба, кому еще", дип кычкырып йөрүләре һаман колак төбендә яңгырап тора әле. Кафеларда ялланып эшләүче үзбәкләр чебуреклар, самсалар сата. Алар да урыс телен вата-җимерә төкерекләрен чәчә-чәчә үз товарларын мактыйлар, бер чебурек 70 сумнан да ким түгел. Берне алып караган идем юп-юка, ите юк дәрәҗәсендә, тәме берни түгел. Акча артыннан куып алар да оятларын югалтканнар.

Россиядән килүчеләр арасында эчеп диңгезгә коенырга керергә яратучылар юк түгел. Быел шторм вакытында бер исерек ир шулай йөзәм дип батып үлгән, тагы җиде кешене коткарганнар. Кояшлы матур көннәрдә диңгездә катерларда йөзәргә, парашютта очарга була. Гидроциклларда йөрергә тәкъдим итүчеләр дә шактый. Монда һәркем сезонда акча эшләп калырга тырыша. Әмма безнең сары тиеннәрне абхазлар яратмый, килгән көнне илле тиенлекләр белән кибеттә түләргә тотынган идем, сатучы кычкырып торып җибәрде: "Не надо мне такие мелочи, их нигде не принимают", димәсенме?!

Кавказ халкы кызу канлы кая барма, кая кермә кычкырырга, әрепләшергә генә торалар. Базарга барсаң ал, дип ялыналар, берне алсаң икене ал, диләр, икене алсаң өчне ал, дип теңкәгә тияләр. Алмый китсәң артыңнан сүгеп калалар. Ә бәяләр безнең Татарстан белән чыгыштырганда җир белән күк арасы. Бездә унике сум торган стаканлы туңдырма илле сум тора, базарда помидорның килосы 100-120 сумнан да ким түгел, ә мин киткәндә Чаллыда помидорны 70 сумга алган идем. Җиләк-җимеш үзләрендә үссә дә быел Абхазиядә барысы да кыйммәт. Нәрсәнең булса да бәясен сорасаң 100 сумнан ким түгел.

Бу баруда мин Абхазиянең тискәре якка күп үзгәрүен күрдем, ял итәргә килгән халыкны сарык урынына күреп, аның барлык акчасын ничек алып калырга икән, дип гомер итәләр биредә. Киләсе елда да бу турист безгә килсен дигән уй аларның башында юк. Бүгенге көн белән яшиләр.

Биредә почмак саен экскурсияләргә барырга кыстаучы фирмалар шундый күп, һәрберсе үзенекен мактый. Кызыксына башлагач болар бер җирдә дә рәсми теркәлмәгән хуҗаларга эшлиләр. Экскурсияләр кыйммәт, бер кешегә 1000-1200 сум тагы да югарырак бәяләр. Рица күленә, Сталин дачасына, Сухумга, Яңа Афон мәгарәсенә, абхаз мәҗлесенә тагы әллә кайларга алып барырга вәгъдә итәләр. Әмма берсе дә исәнлек-саулык турында кайгыртмый, иминиятләштерү юк, исәнлек-саулык буенча инструкторлар юк. Берәр җиргә барып кайтыйм, дип утырып китсәң барыбер бер түләүле кафе яки ресторанга туктап үз кесәңнән түләп ашатырга тырышалар. Экскурсияләрдән бигрәк тә джипинг куркыныч, ул өсте ачык машиналарда тау-таш арасында йөрүдән гыйбарәт. Инде ничә турист кулын яки аягын сындыргандыр, бу турыда мәгълүмат юк. Чөнки юлда туктап кешеләргә җирле умарталар янында медовухадан, чачадан авыз иттерәләр. Безнекеләр исә авыз ерып эчәләр дә, соңыннан ни буласын белмиләр.

Бу илнең киләчәген күз алдына китерү бик кыен. Абхазия шулай бер кыргый ил булып калырмы, әллә Россиягә кушылырмы? Биредә законнар үтәлми, һәркем үз кесәсен кайгырта. Миңа калса, уңай үзгәрешләр булмаса, Россия халкы бер заман аңлап бирегә баруны чикләр кебек. Танышым Ленар ун көнгә йөз мең акчамны бетереп кайтабыз, диде. Миңа калса, бу акчага бөтен уңайлыклары булган чит ил отелендә ял итеп булыр иде.

Соңгы сүз итеп шуны әйтәсе килә: үз гомерегезне, саулыгыгызны саклагыз, Абхазия якларына барырга киңәш итмәс идем. Үз кадерегезне үзегез белегез. Абхазия чиген үткәндә стенада шундый стенд бар, анда фотолар өстендә болай, дип язылган: "Они прополи без вести в Абхазии".

Илдар Исламов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев