Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Абхазиядә туристларны талыйлар, үтерәләр

Абхазиядә җинаятчеләр Россия туристына пычак белән кадыйлар. Ул хастаханәгә барып җиткәч үлә. Вакыйга Гудаут районының Ачандара авылыянында Кара диңгез ярында була. Россиядән килгән ике ир кеше һәм ике хатын-кыз, ике балага, туристларга кара битлек кигән кораллы кешеләр һөҗүм итеп, акча таләп итә. Сугышкан чакта россиялеләрнең берсе пычак белән яралана. Һөҗүм...

Абхазиядә җинаятчеләр Россия туристына пычак белән кадыйлар. Ул хастаханәгә барып җиткәч үлә. Вакыйга Гудаут районының Ачандара авылыянында Кара диңгез ярында була. Россиядән килгән ике ир кеше һәм ике хатын-кыз, ике балага, туристларга кара битлек кигән кораллы кешеләр һөҗүм итеп, акча таләп итә. Сугышкан чакта россиялеләрнең берсе пычак белән яралана. Һөҗүм итүчеләр качкан, аларны Абхазия хокук саклау органнары эзли.

Соңгы елларда Абхазиядә моңа охшаш криминал хәлләр арткан. Туристларны талау, аларның әйберләрен урлау чамадан тыш күбәйгән. Таулар иленә барып юкка чыккан кешеләр хакында да хәбәрләр бар. Кыскасы Абхазия туристларның хокукларын яклау, саклау законнары биредә эшләми. Абхазиягә ялга барырга киңәш итмибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев