Шəhри Чаллы

Абунә бүләк ит!

Республикада вакытлы матбугатка язылу буенча "Абүнә бүләк ит" акциясе башланды. Әлеге акция кысаларында әти-әниеңә, туганнарыңа, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә һәм социаль учреждениеләргә 2017 елның беренче яртысына газета яисә журналга абүнә бүләк итәргә була.

Нәтиҗәдә якыннарыгыз үзләре яраткан басманы уку бәхетенә ирешә. Бу акциягә предприятие һәм оешма, учреждениеләр җитәкчеләре дә кушылды. Башкарма комитетның мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова "Шәһри Чаллы" газетасын әнисенә бүләк итте.

- Әнием газетаны көтеп ала, кызыксынып һәм яратып укый. Үзе мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккангадыр инде, аңа бигрәк тә мәдәният, сәнгатькә багышланган язмалар ошый. Ул шәһәркүләм мәдәни чараларны күзәтеп бара, фикерләрен белдерә. Әнием шәһәр тормышы, дини темаларга язылган мәкаләләрне дә яратып укый, - ди Эльвира Илшат кызы. - Үзем дә газеталар белән танышып барырга тырышам, чөнки анда шәһәребез, республикабыз тормышы чагылыш таба.

Хөрмәтле шәһәрдәшләребез, сез дә "Абүнә бүләк ит!" акциясенә кушылып, туганнарыгыз һәм якыннарыгызга туган телебездә газета уку шатлыгы бүләк итә аласыз.

Газетабызга барлык элемтә бүлекләрендә язылырга мөмкин. Ярты елга язылу бәясе 624 сум. Ашыгыгыз, газетага язылу вакыты көннән-көн кими бара. Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Зөлфия ГАЛИМ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: