Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан физик мөмкинлекләре чикле кыз - «Татарстан энҗесе»

25 мартта Казанның «Корстон» күңел ачу комплексында инвалид хатын-кызлар арасында «Татарстан энҗесе» дип исемләнгән X республикакүләм конкурс оештырылды.

Бәйгедә Казаннан кала, Җәлил бистәсе, Чистай, Биектау, Әлмәт районнарыннан катнашучылар булды. Чаллы данын 28 яшьлек Аделина Минәхмәтова яклады. Ул тумыштан ДЦП белән авырый. Шәһәрдәшебез төп приз - «2023 елның Татарстан энҗесе» титулын яулады.

– Һаман да ышанып бетә алмыйм. Конкурста катнашырга ризалыгымны күбрәк дуслар табу максатыннан гына биргән идем. Ә монда гел уйламаганда, төп призга лаек булдым. Шатланандым. Бу бит әйтеп бетергесез, – дип уртаклашты Аделина.

Аделина Минәхмәтова эколог белгечлеге буенча КФУны тәмамлаган. Моннан тыш архивариус, психолог һөнәрләрен дә үзләштергән. Озак вакыт дәвамында стендап белән шөгыльләнгән, хәтта шәһәркүләм «Плюс – минус» инклюзив театрында катнашкан. Аның ныклы таянычы - тормыш иптәше Илмир бар. Алар Розалина исемле кыз тәрбиялиләр. 

– Алар минем бәхетем, минем байлыгым. Үземне алардан башка күз алдына да китерә алмыйм, – ди Аделина. 

Ире Ильмирда да ДЦП диагнозы. Аделина үзе гиперкинез дигән чир белән дә интегә (ягъни үзен белештермичә кулларын-аякларын атып куя, калтырана). Әмма сабыйлары сау-сәламәт булып туган.

«Аделина үзенең авырлы икәнен әйткәч, билгеле, куркуга калдык. Икесе дә авырый. Баланы ничек карарлар? Сабый нинди булыр? Табиблар да өмет бирмәде...», – дип сүзгә кушылды Аделинаның әнисе Алла Александровна.

Минәхмәтовлар гаиләсе турында тулырак газетаның киләсе санында укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев