Аерылышу тыела?
ТР Хөкүмәте Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә аерылу срогын 30 көннән 90 көнгә кадәр арттырмакчы. Шул рәвешле, ашыгыч карар кабул итүдән сакланып булачак, ди түрәләр. Чөнки аерылышуларның күпчелеге ашыгычлык белән ясала. Канун проекты яклау тапса, ирләр балага өч яшь тулганчы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләренә гариза яза алмый. Әлегә исә...
ТР Хөкүмәте Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә аерылу срогын 30 көннән 90 көнгә кадәр арттырмакчы. Шул рәвешле, ашыгыч карар кабул итүдән сакланып булачак, ди түрәләр. Чөнки аерылышуларның күпчелеге ашыгычлык белән ясала. Канун проекты яклау тапса, ирләр балага өч яшь тулганчы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләренә гариза яза алмый. Әлегә исә балага бер яшь тулганчы аермыйлар. Моннан тыш, читтән торып аерулар да булмаячак. Дәүләт Думасында әлегә аңлатма бирүче булмаса да, Татарстанда балалар балигъ булганчы, бөтенләй аермаска ниятлиләр. Проект ноябрьдә карала.
"Сер түгел, бүген җәмгыятьтә гаилә таркалуга битараф карыйлар. Шуңа күрә без аерылышу системасын бераз катлауландырырга телибез. Тормышта төрле хәлләр күзәтелә - аңлашылмаучанлыклар да, ызгышлар да булырга мөмкин, әмма бер-береңә юл куярга кирәк. Аерылышу процедурасы ЗАГС һәм судта да күпкә кыенрак булырга тиеш. Системаны үзгәртү инициативасы да шуннан килә. Безнең өчен гаиләләрнең нык булуы мөһим", - дип белдергән иде күптән түгел ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев