Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аерылышырга ашыкмагыз!

Татарстанның Дәүләт Советы Россия Дәүләт Думасына аерылышу процессын катлауландыруны күз уңында тоткан закон проектын кертте. Үзгәрешләр Россия­нең Гаилә һәм Граждан процессуаль кодексларына кертергә тәкъдим ителә. Закон проекты кабул ителгән очракта, аерылышу срогы бер ай урынына өч ай булачак. Депутатлар фикеренчә, аерылышу процессы сузылу парларга үзара аңлашырга һәм шул рәвешле гаиләне...

Татарстанның Дәүләт Советы Россия Дәүләт Думасына аерылышу процессын катлауландыруны күз уңында тоткан закон проектын кертте. Үзгәрешләр Россия­нең Гаилә һәм Граждан процессуаль кодексларына кертергә тәкъдим ителә. Закон проекты кабул ителгән очракта, аерылышу срогы бер ай урынына өч ай булачак. Депутатлар фикеренчә, аерылышу процессы сузылу парларга үзара аңлашырга һәм шул рәвешле гаиләне саклап калырга ярдәм итәргә мөмкин. Тагын бер яңалык: закон проекты аерылышу процессында ике якның да катнашуын таләп итә. Аерылышырга гаиләнең бер генә әгъзасы теләк белдерә икән, гаиләдә балигъ булмаган балалар булган очракта, суд эше элеккечә өч айга түгел, ярты елга кичектереләчәк. Сүз уңаеннан: узган елны Татарстанда 13 450 пар таркалган. Аерылышуларның күбесе биш ел да бергә яши алмаган яшь гаи­ләләргә туры килә. (http://shahrikazan.com)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев