Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аерылабыз... Юк инде...

Бөтенләй ят ике йөрәкнең бер булып тибә башлап, иң якын кешеләргә әверелүе үзе бер гаҗәп булса, шундый бер җан булып, бер-беренә береккән парларның бөтенләй чит-ятларга әверелешеп, бөтенләй башка чиккә – аерылышуга барып җитүе үзе бер фаҗига.

Статистик мәгълүматларга караганда, Татарстан буенча быелның биш аенда аерылышучылар саны узган ел белән чагыштырганда кимегән. Ләкин куанырга иртәрәк икән әле, чөнки кавышучылар саны да әлеге биш айда узган ел белән чагыштырганда азрак. Димәк, гаилә корырга атлыгып торучылар саны кимү шулай ук сагайта.

«Син түзмәдең инде, әни...»

Аерылышулар турында сүз чыкса, Мамадыш районында яшәүче бер ханымның сөйләгәннәре исемә төшә минем. Балалар үсмер чорга җиткәч, хатын белән ир арасында низаглар еш булгалый башлый. Ире балаларга да кырыслана, өйдәге мөнәсәбәтләр артык киеренке була башлагач, хатын аерылышырга гариза бирә. Судка чакыру кәгазен почтадан кызлары алып кереп әнисе кулына тоттыра да: «Бөтен авыл түзде, ә син түзмәдең инде, әни», – ди.
– Әлеге сүзләр өстемә кайнар су койгандай тәэсир итте. Аерылышу турындагы уйларны башымнан алып аттым да тынычлап яши башладым. Ирем дә минем әлеге адымга баруымнан шүрләп калды булса кирәк, икебез дә тынычланып, бергә яшәвебезне дәвам иттек. Аннары берәр елдан тагын бер балабыз туды. 43кә җиткәндә, ирем фаҗигале төстә үлеп китте. Шул вакытта мине бик зур хата ясый язуымнан кызым саклап калганны аңладым. Әтиле килеш балаларымны ятим итмәвемә әле дә куанып бетә алмыйм, – дип искә ала ханым.

«Санитар пауза» кирәк

Аерылышучылар санын киметү максатыннан, 2015 елда ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге процессны катлауландыру тәкъдиме белән чыккан иде.
– Сер түгел, бүген аерылышуга битараф карыйлар. Без бу системаны үзгәртергә тиеш», – дигән иде ул үрнәк гаиләләрне тәбрикләү тантанасы вакытында. «Аерылышу процедурасы ЗАГСларда һәм судларда катлаулырак булырга тиеш, чөнки тормышта төрле хәлләр була: килешмәүчәнлекләр дә, низагы да, әмма компромисс таба белергә, – кирәк дигән иде ул.
Быелның май аенда Ленинград өлкәсенең Законнар чыгару җыены депутаты Владимир Петров шулай ук аерылышу процессын катлауландыру тәкъдиме белән чыкты. Ул парларга ике-өч айлык «санитар пауза» бирергә кирәк дип саный, ә гаиләдә балалар булган очракта аны ярты елга кадәр сузу зарур, ди. Карар кабул ителгән очракта, ир белән хатын ике тапкыр – гариза тапшыргач һәм «пауза»ны үткәч аерылышу турында фикерен расларга тиеш.

Бәлки чыннан да бераз катлауландыру комачау итмәс иде. Хәзер аерылам дигән кешегә, электрон дәүләт хезмәте аша да аерылышырга гариза бирергә мөмкин. Тик татар акылы төштән соң, дигән төсле, кызган баштан эшләнгән эшнең ахыры аяныч бетәргә дә мөмкин бит. Казанда яшәүче Гөлназ ханым иренә ачуы килгән вакытта гариза барып язып, ире дә моңа каршы килмәгәнлектән ризалык биреп, аерылышып куйдылар. Бәлки менә мондый бер-берен «акылга утыртырга» теләүчеләр өчен аерылышу процессын катлауландыру кирәктер дә, ә менә ир тарафыннан изелеп, мескен хәлдә яшәүче хатын-кызлар да юк түгел бит. Андыйларга тукмак иясе булып, изелеп яшәргә каламы?

«Балалар саны һәм яшь арткан саен, яр табу кыенрак»

Яучы Наилә Җиһаншина ике-өч баласы булып аерылышкан хатын-кызларга яр табу шансы бөтенләй аз, ди. Андыйларны алар үз ирләре белән кавыштыру якларын карый икән. Аерылышырга җыенган яки күптән түгел аерылышып, әле аралары суынып бетмәгән шактый парларны кавыштырырга туры килгән аларга. Шуңа күрә аерылышырга карар кылган вакытта арадагы җепләрне бөтенләй өзеп, соңгы сүзләрне әйтеп чыгып китмәскә киңәш итә ул.
– Нинди генә ачу, нәфрәт булса да, ул бераздан басыла, башкалар белән чагыштырып, элеккеге парыгызның күрмәгән яхшы якларын соңлап кына булса да күрергә мөмкинсез, – ди ул. Яшь барган саен да пар табу шансы азрак, ди яучы.

«Хыянәт итми торган ир булмый»

Берничә ел элек карап торышка башка ир-атлардан берни белән дә аерылмаучы, вакытында эшенә барып, вакытында өенә кайтучы «ир солтаны» үзенең хыянәт юлына басуы турында сөйләгән иде. «Хатыным белән җиде ел яшәп беркемгә дә борылып карамаган идем дә, ләкин икенче бала тугач, миңа игътибары нык кими башлады. Шулай бервакыт дусларым бер пикникка чакырганнан соң, салмыш баштан беренче тапкыр хыянәт юлына бастым. Башта моны бик авыр кичердем, үз-үземнән җирәнеп йөрдем, хәзер сөяркәләремнең саны исәбенә чыга алмыйм инде. – Хыянәт итми торган ир булмый, әкияткә ышанып яшәмә, без бит полигам, табигать шулай яраткан – дип шаккатырган иде мине.

«Яшәү дәрәҗәсен яхшыртырту зарур»

Психолог, коуч Зөлфия Максутова аерылышуны төрле кеше төрлечә кабул итә, ди.
– Кайберәүләр аерылышуны берни дип тә белми, бардым, кайттым, яңадан чыктым, дип аптырап тормаска мөмкин. Ә кемнәрдер моны бик авыр кичерә. Бу кешенең характерыннан тора. Миңа кызлар киләләр дә: «Аерылышыргамы, әллә юкмы?» дип сорыйлар. Психологның «аерыл», «аерылма» дип әйтергә хаклары юк. Әлеге карарны һәркем үзе кабул итәргә тиеш. Әгәр ир дә, хатын да яхшы гына яшәгәннәр дә, ләкин бер-берләренә үпкәләре җыелган, бер-берсен аңларга теләмиләр икән, мондый вакытта аларга ярдәм итәргә мөмкин һәм бу очракта мин үзем аерылышу яклы түгел. Әгәр ир кеше хатын-кызның эчке «хатын-кызы»н җимерә, шәхес буларак юк итә икән, бу очракта ир белән калуыңа караганда аннан китүең хәерлерәк. Әлбәттә, кешене юк итүгә сәләтле ирләр дә, хатын кызлар да була.
Манипулятор, тиран булган, изеп, эмоциональ яктан юк итүче кешедән китәргә кирәк. Кешенең физик һәм эмоциональ сәламәтлеге өчен зыян салучылар алар кеше өчен куркыныч тудыралар. Хатыннарын, балаларын кыйнап яшәүче ирләр бар, үзең яки балаң инвалид булып калганчы, вакытында андый кешедән китәргә кирәк. Ә аерылышу процессын катлауландыру мондый очракларда бик аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Монда шуны әйтәсем килә: хөкүмәт беренче чиратта яшәү дәрәҗәсен яхшыртсын иде. Гадәттә, гаиләдәге низагларның күпчелеге җитмәүчелек аркасында килеп туа: акча җитми, торыр урын юк, яки бер торакта яшәүче яшьләр белән әти-әниләре килешеп бетә алмый.  Әгәр ир белән хатын адекват һәм үз өсләрендә эшләргә риза икән, башка бөтен очракларда да гаиләне саклап калып була дип саныйм.

«Өстенлекне ир кешегә бирергә кирәк»

«Туган авылым» мәчете имам хатибы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллиннан аерылышуларның сәбәбе турында болай ди:
– Бөтен проблеманың да төп сәбәбе – иман бетүдә. Иман беткәч, кеше үзенең нәфесе, үзенең рәхәте белән яши башлый, ягъни аңа гына әйбәт булсын, аңа гына рәхәт булсын. Гаилә тормышында миңа гына рәхәт булсын дип яши башладыңмы, димәк, бу тормыш таркалачак. Чөнки гаиләдә үзеңне түгел, хатын – ирен, ир – хатынын, икесе дә балаларын уйларга, кайгыртырга тиеш. Менә шул очракта гына гаиләне саклап калырга була. Элек бер-берләрен яратмасалар да, үзләрен корбан итеп торганнар, үзләре турында гына уйламаганнар. Кешенең үзе турында гына уйлавы, эгоизм аерылышуларга сәбәпче була дип уйлыйм. Революциягә кадәр булган метрикаларны карап утырган идем, анда аерылышулар өйләнешү белән чагыштырганда бер чама килеп чыга. Ул вакытта да аерылышулар хәйран күп булган. Яшәү урыны булмау, акча җитмәү кебек проблемалар элек тә булган, ләкин ул вакытта аерылышырга ашыкмаганнар.

– Аерылышу процессын катлауландыру турында сүзләр йөри, сез моны кирәк дип саныйсызмы?
– Аерылышуны катлауландыру бәлки кирәк тә булмас, ә менә аерылышканнан соң җаваплылыкны арттыру кирәктер дип уйлыйм, ягъни, мал бүлешү, балаларны кем белән калдыру мәсьәләсе буенча. Ислам дине буенча, аерылышканнан соң тәртипләр икенче төрле, менә шул тәртипләрне кертергә кирәк. Мәсәлән, 50гә 50 итеп мал бүленми ислам динендә. Әгәр дә ир кеше генә эшләгән икән, мал ир кешегә генә кала, хатын-кызга бернәрсә дә эләкми. Менә шушы тәртипне кертергә кирәк дип уйлыйм мин. Аерылышуга гариза бирүчеләрнең күпчелеге хатын-кызлар. Хәзер бит ике якның берсе риза булса, аералар. Монда өстенлекне хатын-кызга түгел, ир кешегә бирергә кирәк. Ни өчен дигәндә, хатын-кыз ул күбрәк хисләр белән эш итә, бүген аңа начар, ләкин бер атнадан яхшы булырга мөмкин. Әмма инде куллар куелган, судка бирелгән. Әгәр дә хатын-кыз әйдә аерылышабыз дип әйтмәсә, ир кеше сабыр итә. Шунлыктан хата килеп чыкмасын өчен катлауландыру зарур дип саныйм, ләкин башкача катлауландыру кирәк. Балаларны бүлгән вакытта суд күбесенчә аларны әнигә калдыра. Аны әтигә дә калдыра торган итеп карар кабул итәргә кирәк. Чөнки әти кеше балалары белән үзе генә каласын уйласа, аерылуга бармаячак. Хатын-кыз да балаларыннан мәхрүм калачагын уйлап, аерылудан тыелырга мөмкин. Балаларны кемгә калдыру мәсьәләсе буенча да карар кабул итәргә кирәк. Чөнки бала әни белән калгач, әни дә бик борчылмый аерылганына, аннары шул балаларны котыртып, ирне шантажларга да мөмкин. Әти кеше дә бик кайгырмый, үзе генә иреккә чыгып китә. Бу мәсьәләне дә хәл итәргә кирәк. Балансны дөрес якка авыштырсаң, үзгәртсәң, әйбәтрәк булыр һәм күп кенә гаиләләрне саклап калырга ярдәм итәр иде.

«Шул Луиза Хей гына җитте беренче гаиләңнең башына»

Күптән түгел журналист Гөлүсә Исмәгыйлеваның инстаграмда язган бер посты күңелдә калган иде.
– Соңрак булса да,бәхеттән миңа да өлеш тиде: әни янымда булмаса да, вакытында уятып коймак пешертерлек иман нуры ул – бәхет! Шактый ялгыштым мин ул килгәнче. Иман сабырлыгы белән саклап калырдай гаиләләр таркалды, балалар тилмерде, әнием елады, үзем бәргәләндем... Күпме китаплар укылды бер кирәкмәгән: психология, эзотерика – барысы да вакытлыча булыша, киресенчә, башны бутый...?
Мине үземнән дә яхшы белгән апам әйтә: «Шул Луиза Хей гына җитте беренче гаиләңнең башына», – ди. Әйе менә, үзеңне яратып кына, сине башкалар ярата, ди. Пүчтәк. Кешеләрне ихлас ярат син, булыш, кирәк вакытта. Менә шунда яратырлар! Коръәннән дә дөресе юк икән бит! – дигән ул.
Кайчак бер сүз, бер караш барысын да үзгәртергә сәләтле була, шуңа бәлки: «Аерылабыз... соң инде» дигәнче, бәлки «Аерылабыз... юк инде...» диюнең безнең өчен мең кат хәерлерәк булуы да мөмкин бит...

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/tatar-gimnaziyasend-ukyp-bdidan-399-ball-yygan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев