Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Агулы гөмбәне ачыклыйбыз

Ни кызганыч, ел саен әле тегендә, әле монда гөмбә ашап агуланучылар турында ишетеп, укып торабыз. Менә шундый аянычлы хәлләр булмасын өчен бик ышанычлы һәм гади ысул хакында языйм әле. Бу ысул хакында миңа былтыр көз урманда опята җыеп йөргәндә, таныш ир-атлар очрап, алар сөйләгәннәр иде.

Гадәттә гөмбәләрне кыздырганчы яки маринадлаганчы суга салып кайнатып аласы. Менә шулай кайнатканда, гөмбәләр янына кабыгыннан чистартып бер баш суган салырга кирәк икән. Әгәр агулы гөмбә эләкмәгән булса, суган ап-ак калачак. Әгәр инде бер чиләк гөмбә арасында һич тә югы бер генә яраксыз гөмбә эләксә дә, суган зәңгәрләнә. Урманда очраган әлеге иптәш: "Менә, Тәлгать, бу ысулны, тәҗрибәле гөмбәче булсам да, 20 еллап кулланам. 20 елга бер өч мәртәбә суганым зәңгәрләнде", - ди. Бу очракта гөмбәләрнең барысын да чыгарып ташларга кирәк.

Әлеге ысулны ул вакытта өйгә кайткач та сынадым. Ярты кәстрүл гөмбәдәге суган 5-6 минут кайнап ап-ак торды. Аннары шул гөмбәләр арасына бер агулы гөмбә салган идем, суганым бер минутта зәңгәрләнде.

Тәлгать МОРТАЗИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев