Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Агыйдел» форумы башланды

10-23 август көннәрендә Актаныш районында III төбәкара «Агыйдел» яшьләр иҗади-интеллектуаль форумы уза. Анда Чаллы яшьләре дә катнаша. Быелгы форумда Татарстан Республикасыннан 90 мәктәп укучысы һәм урта һөнәри белем бирү учреждениясе студентлары катнашачак. Россия регионнарыннан 50гә якын кеше көтелә. Яшьләр алдында Европа Советы спикерлары һәм тренерлары чыгыш ясаячак.

«Агыйдел» ул - инновацияләр һәм иҗат мәйданчыгы. Биредә үз идеяңне проект итеп формалаштырасың. Форумда фән, сәнгать, мәдәният һ.б. бик күп өлкәләрдә үзен күрсәтә алырдай яшьләр җыела. Программа буенча яшьләр проект идарәсе һәм креативлык буенча тренинг курсын, Татарстанның әйдәп баручы компанияләреннән мастер-класслар, вуз профессорлары белән очрашулар, алардан лекцияләр тыңлау, татар һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнү, экологик тәрбия һәм спорт уеннары кебек кызыклы чарадарда катнашачак.

Быелгы Форум яшьләргә шәхси һәм профессиональ яктан үсү өчен юнәлеш бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев