Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Аягыгызны көзән җыерса

Табиб Гөлсәрия Абдуллина киңәшләре.

Аякларны көзән күбесенчә төнлә җыера. Кайвакыт спортзалда тренировка вакытында, суда йөзгәндә дә көзән җыерырга мөмкин. Авыл җирендә авыр хезмәт, күтәрү-төшерүләр дә сәбәпче булуы ихтимал.

«Аягыгызны көзән җыера икән, аяк очларын үзегезгә тартыгыз, аягыгызны тездән берничә мәртәбә әкрен генә бөккәләгез, балтырларыгызны ике куллап әйбәтләп ышкыгыз. Балтырларга очлы әйбер белән төрткәләп алсагыз да ярый.

Организмга калий, магний, кальций җитешмәгәндә, аякларны көзән җыера. Әлеге элементлар кергән ризыклар белән тукланырга тырышыгыз. Су күп эчәргә кирәк. Организмга су җитмәү шулай ук көзән җыеруга сәбәпче. Атнага бер-ике тапкыр гына булса да күнегүләр ясасагыз, көзән җыеруның нәрсә икәнен дә онытырсыз», – ди табиб Гөлсәрия Абдуллина. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев