Айдар Фәхретдинов: «Нәселебездә атаклы кешеләр булуы белән горурланам»
Бертуганнар арасында булган низаглар, аларның үзара йөрешмәүләре, сөйләшмәүләре турында еш ишетергә туры килә. Бер ояда туып, бер йодрык булып үскән балалар бөтенләй чит кешеләргә әйләнә.
Якыныңның хәлен өченче кеше аша ишетеп белү дә сәер түгел хәзер. Тик туганнар арасында бер-берсен санлап, кадерләп һәм хөрмәтләп, хәтта ерак җирләрдә яшәп тә, туганлык җепләрен өзмичә, аралашып яшәүчеләр юк түгел. Бүгенге сүзем шундыйларның берсе – Фәхретдиновлар гаиләсе турында.
– Мин Тукай районы Теләнче-Тамак авылында туып-үстем. Безнең авылдан бөтен республикага танылган кешеләр бик күп чыккан. Иң зур байлыгыбыз – данлыклы Хәлфиннәр нәселе.
Шәхсән мин үз ата-бабаларымнан ерак бабам Фәхретдин (аны оста Фәхретдин дип атаганнар) белән горурланам, – дип үз нәселе белән таныштыра башлады Чаллыда «СтройТраст» төзелеш компаниясендә әйдәп баручы экономист булып эшләүче Айдар Фәхретдинов. – Бабай чыннан да бик оста булган, хәтта җиһазлар остаханәсе дә тоткан. Иң кызыгы – борчак җыю комбайны макетын уйлап тапкан һәм үз куллары белән шуны ясаган. Моның өчен аны Мәскәүгә Кремльгә чакыралар һәм СССР Үзәк башкарма комитеты рәисе Михаил Калинин аңа уйлап табуы өчен үзе рәхмәт әйтә, хәтта бер җыелышта президиумда бабам Калинин белән бергә утыра.
Комбайн макеты мәскәүлеләргә шуның кадәр ошый, аны ВДНХга күргәзмәгә дә куялар. Кызганыч, боларның барысын да мин туганнарым һәм авылдашларымның сөйләгәннәреннән генә белә идем.
Ерак туганнарым һәм бабам Фәхретдин турында күбрәк белергә теләп, мин үз гаиләбезнең шәҗәрәсен төзергә уйладым, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Ә шәҗәрә ясау өчен нык әзерлекле булырга кирәк. Җыелган документларны кайда саклаячагыңны да уйлап кую мөһим. Ул бит агач рәсеме төшереп, әби-бабаңның исемен язып чыгу гына түгел. Айдар да бу эшкә берничә ел буе әзерләнүе турында сөйли.
– Мин ерак туганнарымның күбесе белән якын туганлык бәйләнешләрен саклыйм. Дүрттуган, биштуганнар бар, алар белән мин бик җылы аралашам. Шәҗәрә ясарга алынгач та бу туганнарның финанс ярдәмен алдым, аларны уртак чатка берләштердем. Шул рәвешле безнең нәселнең шәҗәрәсе барлыкка килде, – ди әңгәмәдәшем.
Шәҗәрә төзү эшендә Айдарга махсус белгеч ярдәм итә. Ул аңа Фәхретдиновларның нәсел тамырлары данлыклы Хәлфиннәргә барып тоташуын да хәбәр итә.
– Билгеле, сөендем. Моннан тыш, шәҗәрәбезне ясаучы мине ерак туганым Салават абый белән дә таныштырды. Нәкъ Салават абый заманында сәүдәгәр Хәлфиннәр шәҗәрәсен төзеткән булган. Безнең уй-теләкләр тоташты, хәтта нәселебез дә бер булып чыкты. Хәзер аның белән дә аралашып торабыз.
Хәлфиннәр белән туганлыгыбыз мине бик нык гаҗәпләндерде. Бу хәбәрдән бер ай канатланып йөрдем. Мәктәптә укыганда Хәлфиннәр белән бер авылдан дип горурланып йөри идек, ә монда туганнар булып чыктык! Сәүдәгәр Хәлфиннәр атаклы хәйриячеләр, авылда ике мәчет төзегәннәр, таш мәчет янында мәдрәсәгә нигез салганнар.
Шәҗәрәбезне бүген туган авылымда гомер итүче әти-әнием йортында түргә элеп куйдым. Монда минем бабам белән әбием дә яшәгән, ә хәзер исә нигез йортыбызга туганнарыбыз еш кайта, аларның балалары белән ул шаулап-гөрләп тора, – ди үз нәселе белән горурланып Айдар Фәхретдинов.
Айдарның Мәскәүдә яшәүче сеңлесе Айгөл белән дә аралашып алдык.
– Кече яшемнән үк әбиемнең үз тормышы турында сөйләгәннәрен тыңларга яраттым. Әби 1923 елда туган һәм аның сөйләр сүзләре бик күп иде. Исемдә әле, миңа җиде яшь вакытта аның мәңгелек түгеллеген аңладым да, ул сөйләгәннәрне махсус дәфтәр ачып язып бара башладым. Биредә бөтен нәрсә теркәлгән: кем, кайда һәм кайчан туган, нәрсә белән шөгыльләнгән һ.б. Әби вафат булгач, туганнарыбыз белән шушы дәфтәрне актарып, кадерле кешебезнең тормышын яңадан барлап, аш үткәргәндә искә алган идек. Бу минем туганнарыма бик нык тәэсир иткәнен хәтерлим.
Нәсел шәҗәрәбез булгач, 200-300 ел элек яшәгән әби-бабайларыбызның ничек яшәгәнен дә беләбез. Мәскәүдәге дусларыма боларны сөйлим дә, алар бик гаҗәпләнәләр.
Айдар абый белән шәҗәрә, тарих белән кызыксынуыбыз кайдан килеп чыккандыр, анысын белмим. Әмма безгә һәрвакыт ерак әби-бабайларыбыз ничек яшәгән, нәрсә белән кәсеп иткән – шул кызык иде. Бу урында әти-әнигә олы рәхмәт әйтәсе килә. Алар безгә һәрвакыт сайлау иреге бирде, шул теләсә нинди мәсьәләдә үз фикеребезне булдырырга мөмкинлек бирде һәм мөстәкыйль шәхес булып үсүебездә искиткеч зур роль уйнады.
Соңгы биш елда мин Мәскәүдә яшим, әмма һәр өч ай саен әти-әнием, абый һәм аның гаиләсе янына кайтырга тырышам. Минем өчен гаилә белән тыгыз элемтәдә тору мөһим. Аннары абыйның кечкенә балаларын сагынам. Авылга кайткач көннәрем гаиләм янында үтә. Мин аны сизмим дә. Хәтта шәһәрдә яшәүче дусларым белән дә күрешергә өлгермим. Әни янында күбрәк булырга, аңа ярдәм итәргә тырышам. Тагын бер традиция – кайткан саен зиратка барып, мәрхүм туганнарымны искә алам, алар рухына догалар укытабыз. Аннары авыл буйлап йөрергә яратам. Елгалар, кырлар, урман һәм болыннарга чыгам. Биредә мин әйтеп бетерә алмаслык көч тоям, үземне канатлы кебек хис итәм.
Минем өчен туганлык, иң беренче чиратта, бер-береңә ярдәм итү, көч һәм мәхәббәт. Аллаһка шөкер, шундый туганнарым бар һәм мин алар белән горурланам!
/ Фото Айдар Фәхретдиновтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев