Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Айгөл Гыйльванова: «Микрозайм оешмаларына аяк та басмагыз!»

Юрист мошенниклар, кредитлар һәм банкротлык турында сөйләде.

Россиядә банкрот дип танылган физик затлар саны 1 миллионнан артып киткән. Бүгенге көндә әлеге процедура актуаль булып санала. Кемнәр банкрот булырга теләк белдерә, аларны моңа нәрсә этәрә? Бу статусны алу нинди начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин – бу хакта юрист Айгөл Гыйльванова сөйләде. Айгөлгә банкротлык буенча килгән 200дән артык эш судта каралган, тагын шуның кадәре производствода. 

– Айгөл, күбрәк банкротлык буенча кемнәр мөрәҗәгать итә?
– Иң күбе – мошенниклардан зыян күрүчеләр. Аферистлар кеше исеменә 3-4 миллион сумлык кредитлар рәсмиләшетрә. Финанс пирамидалары корбаннары да банкрот булырга теләп мөрәҗәгать итте. Алар кредитлар алып шул акчаны пирамидаларга салганнар. Берара акча килеп торган, ә пирамидалар таркалгач түләүләр туктатылган. Кешеләр эшләмичә акча алып торырга өйрәнә, кредит түлиселәре килми. «Балык пирамидасы» бар иде Чаллыда. Анда да 3-4 миллион сум салучылар булган, хәзер шулар бурычларыннан котылды. Кредитларын түләү авырлашкач, безгә теләсә кем мөрәҗәгать итә ала. Сәламәтлеге начарланып, өстәмә эшли алмаучы пенсионерлар, декретка чыккан хатын кызлар – барысы да бурычларыннан котыла ала. 

– Мошенниклардан зыян күрүчеләр үзләре белә торып кредит аламы?
– Кайберәүләр аның исеменә кредит алынганын белми дә кала. Мошенниклар әллә нинди хәйләле юллар эзләп таба. Мисал өчен, берничә атна элек безгә бер пенсионер килде. Аңа мошенниклар 3 млн сум акча рәсмиләштергән. Телефоннан шалтыратып без ОМС полисларын алмаштырабыз дигәннәр, смс килгәч кодларын атарга кушканнар. Аннан соң «банк җитәкчесе» исеменнән: «Сезгә мошениклар һөҗүме булган, без сезгә булышабыз», – дип шалтыратканнар. Моның өчен терминалга барып акчаны куркынычсыз счетка салырга кирәк, янәсе. Ватсаптан пдф форматта үзәк банкның мөһере сугылган ялган документ та җибәргәннәр. Анда бу кеше турына барлык мәгълүмат булган. Кайчакта мошенниклар атналар буе әңгәмәләр алып барып кешенең башын бутап бетерәләр. Әлеге зыян күрүче дә үзенә кредит рәсмиләштерүләрен һаман аңламый әле. Бездән акчаны куркынычсыз счетка күчердем микән, карагыз әле дип ярдәм сорый. 

– Аңа ярдәм итеп булдымы соң?
– Әйе, без кредит тарихын карадык, аның исеменә чыннан да 3 миллион сум кредит рәсмиләштергәннәр. Әле өстәмә хезмәтләр дә өстәгәннәр. Өстәмә хезмәтләрен кайтару тизрәк. Шуңа күрә башта аны кайтарып, шул акча белән кредитны түли торырга киңәш иттем. Ә калганын суд аша банкротлыкка бирәбез. 

– Мошенниклардан ничек сакланырга киңәш итәсез?
– Исегездә тотыгыз, Үзәк банк яки башка банк беркайчан да шалтыратып акчаны куркынычсыз счетка күчерергә тәкъдим итми. Телефонны шундук куярга кирәк, сөйләшеп тә тормаска. Беркем дә сездән кодлар сорарга тиеш түгел. Андыйларга да берни аңлатып тормаска, телефонны куярга. Әгәр шикләнсәгез, шул банкка шалтыратып карагыз. Хәзер законлы рәвештә кредит алуга «самозапрет» ясап була. Бу чикләүне беркая бармыйча, дәүләт хезмәтләре аша онлайн эшләргә мөмкин. Шуннан соң банклар дистанцион рәвештә сезнең исемгә кредит рәсмиләштерә алмаячаклар. Әлбәттә, «самозапрет» куйгач, кредит карталарын да онлайн рәвештә рәсмиләштереп булмаячак. Әмма куркыныч юк, банкка барып кредит карталары алырга мөмкин. Бигрәк тә әбиләрегезгә, олы яшьтәге әти-әниләрегезгә «самозапрет» ясап бирегез, чөнки бу категория бик ышанучан. 

– Бүген микрозайм алучылар да шактый. Ә андый оешмаларда процентлар күп, кешеләр бурычка бата бара. Алар да банкрот була аламы?
– Мин микрозаймнарга каршы. Әгәр кредит тарихын бозасыгыз килмәсә, киләчәктә автокредит, ипотека алырга телисез икән, бу оешмаларга аяк та басмагыз. Займ елына 365 процентка арта, оешмалар бурычлылар белән дә агрессив сәясәт алып бара.

– Алар яшерен рәвештә башка исем астында эшли аламы?
– Әйе. Иң популяр битлек – маркетплейсларда кичектереп түләү шарты. Клиентлар кичектереп түләргә дип микрозайм ала. Минем бик күп тарихлар ишеткән бар. Әйтик, берәүләр ипотека рәсмиләштерә, килешүгә кул куясы көнне банк кредит бирми. Сәбәбе – бер көн алдан яшь гаилә маркетплейстан кичектереп түләү шарты белән тузан суырткыч алган була. Алар микрокредит оешмасы аша эшләгәннәрен белмәгән дә. 

– Ни өчен займнар алганны банк яратмый?
– Банк мондый клиентларны финанс ягыннан белемсез дип бәяли. Әгәр кеше 365 процент белән займ ала икән, банкның аңа ышанычы бетә, кредит тарихының рейтингы төшә. Микрозаймны бит бөтен кешегә бирәләр. Әгәр банктагы кредитлары буенча бурычлары җыела икән, ул микрозайм ала. Микрозаймны банкрот булганнарга да бирәләр. Әмма анда зур суммалар түгел, шуңа берничә оешмадан акча алалар, бурычка баталар. Безнең рекорд – бер клиентның 43 микрозаймы бар иде. Барлык кредитларын да санап 2 миллион сум тирәсе бурычы җыелган иде. 

– Банкрот булганнарга банклар киләчәктә кредит бирәме?
– Моның өчен тырышырга кирәк. Кредит тарихын «дәваларга» мөмкин. Банкротлык рәсмиләштергәч, ярты елдан кредит тарихын карарга, бурычлар булмаска тиеш. Бу мәгълүматны кредитлар тарихы бюросына җибәрергә. Шуннан соң башта кечкенә кредитлар алырга, мисал өчен, кредитка телефон. Ә иң яхшысы, банкта саклык счеты ачарга. Әмма банкротларга ипотека бирмиләр. Бәлки бу вәзгыять киләчәктә үзгәрер. Шуңа күрә яшь клиентлар мөрәҗәгать итсә, мин ашыкмаска, уйларга кушам. Бәлки киләчәктә банктан кредит алу ихыяҗы булыр, ә аңа бирмәсләр. 

– Банкрот булучылар өчен тагын нинди минуслар бар? Алар милекләрен саклап кала аламы?
– Без милекне саклап калырга тырышабыз. Әмма торак бердәнбер булса гына саклана. Бер генә йорт, фатир, бүлмә булса, суд аңа кагылмый, әмма ипотекада булса, түләп бетерү шарты белән. 

– Кредитларны ничек дөрес итеп ябарга? Вакыт узгач калган кечкенә «койрыклар» артып, зур суммалар җыелган очраклар да бар бит.
– Кредит тарихын карарга кирәк. Һәркем елына ике тапкыр үз кредит тарихын бушлай карый ала. Nbki.ru сайтына гына керергә кирәк. Суд приставларының рәсми сайтына кереп тә бурычлар бармы икәнлеген тикшереп була. Биредә исем-фамилия, туу датасы гына кирәк, башка кешене дә тикшерергә мөмкин. Әгәр шалтыраталар икән, ышанмагыз, рәсми хат сорагыз, анда килешү номеры, датасы, бурыч суммасы язылган булырга тиеш. Ә кайчакта «койрыкларны» түләмәсәң отышлырак та. Иск бирү вакыты чыкса, суд банк файдасына булмый. Шуңа судка бирегез дип җавап кайтарырга мөмкин. 

– Машина, кредит алганда өстәмә хезмәтләр тагу буенча да мөрәҗәгать итәләрме?
– Көн саен. Хәзер иминиятләштерү бәясе дә кыйммәт, шуңа өстәп тагын әллә нинди хезмәтләр тагып куялар. Нигездә, болар өчен акчаны бер ай эчендә кайтару җиңелрәк, әмма суд аша соңрак та мөмкин. Без күптән түгел автокредит буенча өстәмә хезмәт дип бәяләнгән категория буенча 1 млн 100 мең сум кайтардык. Бу әлегә рекордлы сумма. 

– Бу кредит тарихына йогынты ясамыймы?
– Юк, ясамый. Нинди сорау булса да, икеләнеп торганчы, юрист белән киңәшләшергә кирәк. Вакытыгызны да, нервларыгызны да саклагыз. Кредит каплар өчен кредит алу нормаль хәл түгел, бурычлардан законлы рәвештә котылып була. Консультацияләр бушлай. 


Безнең «Юртрейд» оешмасының офисы 2/18 бинасында урнашкан, сорауларыгызны миңа 8-906-333-08-58 номеры аша да бирә аласыз, социаль челтәрләрдә язсагыз да җавап бирәм. Финанс проблемаларыннан чыгу юлы бар, аларны чишеп була, иң мөһиме – сәламәтлек булсын!

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев