Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Ак Барс” банкы “Татфондбанк”ка акча салганнарга компенсация түли башлый

Ак Барс" банкы "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыятенә акча салганнарга компенсация түли башлый. "Ак Барс" банкы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, "Ак Барс" банкы бүлекләрендә иминият түләүләре Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Новосибирск, Пермь, Самара, Саратов, Екатеринбург, Ижевск һәм Ярославльдә яшәүче клиентларның фамилияләре "К" һәм "Л" хәрефенә башланганнарына бирелә.

"Татфондбанк" клиентларына уңайлы булсын өчен 2016 елның 26 декабреннән 30ына кадәр "Ак Барс" банкы офисларының шактые көчәйтелгән режимда, шул исәптән сәгать кичке 9га кадәр, эшләячәк. "Ак Барс" банкы бүлекләренең Яңа ел бәйрәме каникулларындагы графигы, 30 декабрьдән дә соңга калмый, урнаштырылачак. Иминият акчаларын түләү турындагы мәгълүмат алу өчен банк "кайнар линия" ачты: 8 800 2005 303 (Россия буенча телефон элемтәсе бушлай була).

"Татфондбанк" клиентына акчасын кайтару өчен "Ак Барс" банкына паспортын күрсәтергә, күргән зыянын каплату мәсьәләсендә билгеләнгән форма буенча гариза язарга кирәк була. Андый гариза бланкларын "Ак Барс" банкы бүлекчәләрендә алып тутырырга була.

Гражданнарның барлык кертемнәре, сроклылары да һәм таләп ителгәнчегә кадәр булганнары да, валюта кертемнәрен, агымдагы счетларын да кертеп, шул исәптән банк карталары буенча исәп-хисап ясау, хезмәт хакы, пенсия һәм стипендия алу өчен булганнары, шәхси эшкуарлар счетларындагы акчалар да, 1 миллион 400 мең сумга кадәр суммада иминиятләштерелгән.

Компенсация акчасы түләячәк "Ак Барс" банкы подразделениеләре адреслары, эш вакыты турында белешмәне биредәге сылтама буенча карарга мөмкин. Иминият акчалары бирелү тәртибе турында Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгының "кайнар линия" телефоны буенча белешеп була: 8-800-200-08-05.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X